Социаль челтәрләр: нәрсә яхшы, нәрсә начар?
Яшьләрнең традицион булмаган дини агымнарга иярүе, алар арасында экстремистик идеологиянең таралу сәбәпләре күп, әмма аның иң төп сәбәбе - интернет киңлегендә ислам дине турында гади һәм аңлаешлы итеп язылган, кешенең йөрәгенә үтеп керерлек, аның күңелендә бары уңай хисләр тудырырлык әдәбият юк. Икенче сәбәбе - бу өлкәдәге дин галимнәренең аз булуы,...
Яшьләрнең традицион булмаган дини агымнарга иярүе, алар арасында экстремистик идеологиянең таралу сәбәпләре күп, әмма аның иң төп сәбәбе - интернет киңлегендә ислам дине турында гади һәм аңлаешлы итеп язылган, кешенең йөрәгенә үтеп керерлек, аның күңелендә бары уңай хисләр тудырырлык әдәбият юк. Икенче сәбәбе - бу өлкәдәге дин галимнәренең аз булуы, булганнарының да интернетта утырмавы, социаль челтәрләргә теркәлмәве. «Социаль челтәрләр: ирекнең икенче ягы» дигән темага узган түгәрәк өстәл барышында шундый фикерләр яңгырады.
- Белем булган җирдә экстремизмга да, террорчылыкка да урын юк. Бер конференциядә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) турында сөйләшү булды. Аның турында күпләр белеп тә бетерми икән. Һәр кеше үзенең стереотиплары белән яши. Ул нинди булган, кайсы сугышларда катнашкан, ничә кешене үтергән дигән сорау яңгырады. Кемдер, ун кешене, ди, кемдер, артыграк, ди. Чынлыкта Пәйгамбәребез беркемне дә үтермәгән. Ә менә бер сугышчыны яралаган һәм ул кеше җилкәсендәге ярадан үлеп киткән. Бу вакыйга Мәдинә шәһәрен саклап сугышканда була. Тарихчылар, шул фактны истә тотып, Мөхәммәд пәйгамбәр кешеләрне үтергән, дип бара. Болар барысы да мәгълүмат җитмәүдән. Социаль челтәрләргә килгәндә, анда сак булырга кирәк. Аннан үзең өчен файдалы мәгълүматны ала да, аны башкалар белән бүлешә дә аласың. Шул ук вакытта аны икенче берәүләр җәмгыятьне таркату ысулы буларак куллана. Экстремизм ул - җитди авыру, аннан без, мөселманнар, күбрәк зыян күрәбез. Ул безне җәмгыять алдында каралтып күрсәтә. Динебезгә карап, безнең турында әйбәт булмаган фикер тудырырга да мөмкин. Без үзебезнең гамәлләребез, сөйләгән сүзләребез белән исламның һәрчак тынычлык дине булуын раслап торырга тиеш, - дип билгеләп үтте чарада катнашкан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Экстремистлык эшчәнлеге алып бару өчен интернет җайлы, дигән фикер яңгырады. Террорчылар үзләренә корбаннарны шуннан эзли, үзләренең пропагандаларын социаль челтәрләр аша тарата. Хокук саклау органнары, экстремистик материалларны ачыклау ниятеннән, социаль челтәрләрне даими тикшереп тора. Статистика мәгълүматларына караганда, 2015 елдан башлап, Твиттерда шундый эчтәлектәге миллионга якын аккаунт ябылган. Быел экстремистик оешмаларга вербовкалау 60 процентка арткан. Роскомнадзор Россиядә тыелган ДАИШ террорчылык оешмасын пропагандалаган 23 сәхифәгә юлны япкан. Аларның күбесе, ягъни өчтән бер өлеше «ВКонтакте» социаль челтәрендә һәм YouTube видеохостингында табылган. Болардан кала 16 мең үлем төркеме ябылган. Иҗтимагый палатага социаль челтәрләрдә һәм интернет-сайтларда экстремистик материаллар таралу турында халыктан 7 мең мөрәҗәгать килеп ирешкән.
Татарстан Фәннәр академиясенең ислам тикшеренүләре үзәге директоры Ренат Патеев фикеренчә, интернет киңлегендә хәзер мәгълүмат, фикер, идеология шуның кадәр күп, нәрсә начар, нәрсә яхшы икәнен күпләр аера да алмый.
- Шуның өстенә, интернетка үз сорауларына җавап эзләп керүчеләрне гади, кыска һәм аңлаешлы итеп язылган мәгълүмат кызыксындыра. Дин белгечләренең акыллы озын язмаларын укырга вакытлары да, сабырлыклары да җитми. Әлеге язмалар никадәр файдалы булса да, аларны тиз генә укып аңлап булмый. Шуңа да мин интернетта ислам турында гади итеп язылган язмаларның булуын телим, - ди ул.
Татарстан Фәннәр академиясенең ислам тикшеренүләре үзәге директоры урынбасары Илшат Мөхәммәтзарипов исә яшьләрне неонационалистик төркемнәрдән араларга кирәклегенә басым ясады.
- Алар беренче карашка зыянсыз тоелган гап-гади алымнар ярдәмендә эш итә. Нацистлар символикасы төшерелгән футболкалар да аларга үз идеологияләрен тагарга булыша. Акча да эшлиләр, пропагандаларын да яхшы гына алып баралар. Мигрантларга карата көч кулланылган видеоларны да алар тарата. Яшьләр аларны карый, лайклар куя. Шуның белән тегеләрнең популярлыгы арта. Мондый популярлыкка башкалар да кызыга, видеоларның фанатына әверелә. Экстремистик төркемнәргә спорт фанатларын җәлеп итү очраклары да күп. Шунысын да танырга кирәк: еш кына шул неонацистлар соңрак җиһад оешмасына керәләр, - дип сөйләде Илшат Мөхәммәтзарипов.
Психолог Рамил Гарифуллин интернетны планетаның нерв системасы белән чагыштыра.
- Интернетның баш мие бар. Ул, белгәнегезчә, авыртуны сизми. Интернет та кешеләрне миңгерәүләтә, аларның күңелен катыра, аңарда әйләнә-тирәдәгеләргә битарафлык барлыкка килә. Бу - бөтен кешелекнең проблемасы. Интернетта хәзер бөтен кеше режиссер, бөтен кеше журналист, публицист булып китте, алар - лайк коллары. Боларның кайсысына иярергә, иярергә кирәкме? Ә кеше интернетка керә, ул аннан тормыш кыйммәтен эзли. Чынбарлыктан да, виртуаль дөньядан да эзли ул аны. Шуның белән буталып та бетә. Гаиләдә дә шул булырга мөмкин. Әтисе бер төрле фикер йөртә, әнисе икенче төрле уйлый. Кайсысына таянырга? Бу уңайдан мин диннең көчен билгеләп үтәр идем. Тормышта югалып калмас өчен, ислам ул - терәк, - дип тәмамлады ул чыгышын.
Чара ахырында спикерларның чыгышлары нигезендә махсус белешмәлек чыгарып, аны социаль челтәрләрдә таратырга, журналистларга тәкъдим итәргә сөйләштеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев