Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
СВО

Сугышлы авылы мәчетендә хәрби операциягә багышланган Коръән мәҗлесе үтте

Кабул булсын.

Сугышлы авылы мәчетендә хәрби операциягә багышланган Коръән ашы уздырылды, дип хәбәр итәләр авыл җирлегеннән.

Сугышлы һәм Юлтимер авылларыннан махсус хәрби операция катнашучыларның гаиләләре, һәлак булганнарның якыннары,МХОга кагылышы булган гаиләләр, авыл аксакаллары, зиратлар өчен җаваплы булучы авыл агайлары, шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Булат хәзрәт Раупов катнашты.

Сугышлы һәм Юлтимер авылының ханымнары хәрби операция өчен менә 2 ел дәвамында маскировка челтәре үрә, алар да бу мәҗлескә чакырулы иде. Моннан тыш Лениногорскидан “СВОих не бросаем” волонтер төркеме җитәкчесе Светлана Салихованы чакырганнар. Әлеге волонтер төркем белән Сугышлы арасында хезмәттәшлек җайга салынган. Авылдагылар волонтер төркемгә ярдәм күрсәтә.

Коръән мәҗлесендә хәрби операциядә һәлак булганнар рухына дога кылынды, хәзерге вакытта фронтта булганнарның тизрәк туган якларына кайтуын сорап, ил-көннәргә тынычлык теләп, дога кылдылар.

Авыл башлыгы Альбина Зиатдинова әйтүенчә, шушы чараны башкарып чыгарга ярдәм итүче: Сугышлы һәм Юлтимер имамнары –  Сәгыйть хәзрәт һәм Шәүкәт хәзрәт,  клуб, китапханәдә эшләүчеләр , Калимуллина Резедә апа.

“Аларга зур рәхмәт. Ә инде рәхмәтләрнең иң олысы Рәйсә һәм Илдус Сәитовлар гаиләсенә. Алар шушы мәҗлеснең табыннарын мул ризыклы итеп, төзеп, оештырып, җыештырып йөрүчеләр алар. Геройларча һәлак булганнар рухы шат булсын. Хезмәт итүчеләр тиз арада кайтсыннар, дөньяда тынычлык урнашсын”, - ди авыл башлыгы Альбина Петровна.

“СВОих не бросаем” волонтер төркем җитәкчесе Светлана Салихова маскировка челтәре үрүдә өлеш кертүче хатын-кызларга Рәхмәт хатлары алып килеп, аларны тапшырган.

 

фотолар: авыл җирлегеннән

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев