Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Таһир Шәмсуаровтан шигырь: ТАБЫНУ

Таһир абый Шәмсуаровтан яңа шигырь тәкъдим итәбез.

ТАБЫНУ

Урта диңгез дулкыннары сыман
Бәргәләнгән чагы җанымның.
Чит ил буйлап йөрегәндә
Гади кычыртканны сагындым!


Күз күрмәгән илгә юнәлсә дә
Туган җире истә кешенең.
Балачакта колач җәеп йөзгән
Шушма сине искә төшердем...


Серле мәгарәгә менгән мәлдә
Бер сулкылдап типте йөрәгем
Шандорга тиң биек текә тауны
Бөек тауны монда күрмәдем.


Кипарислар, фикус, пальмалары
Бар да гүзәл, исләр китмәле.
Тизрәк кайт дип калган сандугачлы
Бөдрә таллар миңа җитмәде!


Төрек җырын тыңлап утырганда
Моңга сусау телде бәгырьне
Анталия уртасына басып
Мин җырладым безнең “Шөгерне”.


Юк мин башка ташлап китә алмам
Кендек каны тамган җиремне
Бүген төштә Казан урамыннан
Кол Шәрифкә таба йөгердем


Урта диңгездәге көймә сыман
Бәргәләнгән чагы җанымның.
Солтан иле буйлап йөрегәндә
Гади кычыртканны сагындым!

Таһир Шәмсуаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев