ЯҢАЛЫКЛАР
Таһир Шәмсуровтан өр-яңа шигырь - "Һава торышы"
Һава торышы
Хәерле иртә туганнар,
Ни көтә, нинди һава?!
Бөгелмәдә бөгелмәгез
Бүген сездә кар ява.
Узган җәйнең назлы җилен
Сагынабыз әлбәттә.
Әбиләр чуагы бүген
"Рухият"ле Әлмәттә.
Теләчеләр, йокыгыздан
Көзге яңгыр уятыр.
Чыланасыгыз килмәсә,
Кулда булсын кулчатыр.
Безнең халык чыдам бит ул,
Тик елмая арса да.
Байлар Сабасы байлары
Аяз күкләр...
Һава торышы
Хәерле иртә туганнар,
Ни көтә, нинди һава?!
Бөгелмәдә бөгелмәгез
Бүген сездә кар ява.
Узган җәйнең назлы җилен
Сагынабыз әлбәттә.
Әбиләр чуагы бүген
"Рухият"ле Әлмәттә.
Теләчеләр, йокыгыздан
Көзге яңгыр уятыр.
Чыланасыгыз килмәсә,
Кулда булсын кулчатыр.
Безнең халык чыдам бит ул,
Тик елмая арса да.
Байлар Сабасы байлары
Аяз күкләр Арчада.
Чүпрәлеләр борчылмагыз,
Гаҗәеп гүзәл иртә.
Балык Бистәсендә бүген
Көн буе балык чиртә.
Азнакайда бераз салкын,
Җылытыр өчен нишлим?!
Иҗат өчен кулай вакыт
Фуат яшәгән Мөслим!
Кендек каны тамган җирдә
Болыт күренми бер дә.
Тальян гармун уйнатырлар
Җырлы-моңлы Шөгердә!
Алтын яфрак сибелсә дә,
Каршы ала яз анда.
Милли рух хакимлек итә
Мәркәзебез Казанда!
Һава торышын тәмамлап
Урынлы болай дисәм.
Татарстанда иминлек
Татар бар, татар исән!
Таһир Шәмсуаров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев