Татарстан мәчетләрендә һәм мәдрәсәләрендә укучылар өчен түләүсез татар теле курслары башлана
2 март көнне Татарстанның 62 мәчетендә һәм барлык Ислам мәгариф учреждениеләрендә укучылар өчен татар теле дәресләре старт ала.
Дәресләр «Без туган телне уйрәнәбез! " проекты кысаларында оештырылган.
Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәмендә.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр иткәнчә, курслар республиканың 34 районында узачак. Мәчетләрдән тыш, уку мәйданчыклары Россия ислам институтында, Казан ислам университетында, сигез мәдрәсәдә, шулай ук Казандагы «Усмания», Алабугадагы «Ихсан» мәктәпләрендә һәм Апастагы «Хаҗар» үзәгендә ачылачак.
Татар информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев