Татарстан синоптиклары буран һәм көчле җил турында кисәтә
Татарстан синоптиклары һава торышы бозылуы турында кисәтә. Төнлә һәм 26 февраль көнне иртән республика буенча урыны белән көньяк-көнбатыш һәм көнбатыш җилнең көчәюе көтелә. Аның тизлеге 15 м/с кадәр җитәчәк. Бураннар күз күремен 1-2 км кадәр киметәчәк. Юлларда урыны белән көчле бозлавык хасыйл булачак, дип хәбәр итәләр Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә...
Татарстан синоптиклары һава торышы бозылуы турында кисәтә.
Төнлә һәм 26 февраль көнне иртән республика буенча урыны белән көньяк-көнбатыш һәм көнбатыш җилнең көчәюе көтелә. Аның тизлеге 15 м/с кадәр җитәчәк. Бураннар күз күремен 1-2 км кадәр киметәчәк.
Юлларда урыны белән көчле бозлавык хасыйл булачак, дип хәбәр итәләр Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев