Татарстан юлында һәлакәттә 59 яшьлек машина йөртүче хатын-кыз үлгән
Юл-транспорт һәлакәте Чистай районында көн уртасында килеп чыккан.
(Казан, 2 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан юлында һәлакәттә 59 яшьлек машина йөртүче хатын-кыз үлгән. Бу хакта “Татар-информ”га шаһитлар хәбәр итте.
Беренчел мәгълүматлар буенча, Казан – Оренбург юлының Чистай районы өлешендә көн уртасында "Тойота Камри” һәм “Киа Сид” һәлакәткә юлыккан.
Урынга 67нче янгын-сүндерү часте хезмәткәрләре килеп, машиналарның аккумуляторларын сүндергән. Җимерелгән "Тойота"дан кысылган пассажирны алганнар. Ир-атны чыгару өчен машинаның уңъяк ишеген гидравлик корал ярдәмендә кискәннәр. Бу хакта Чистай янгын-сүндерү гарнизоны җитәкчесе Артем Кипров хәбәр итте.
Беренчел мәгълүматлар буенча, юл-транспорт һәлакәтендә "Киа” машина йөртүче 59 яшьлек хатын-кыз үлгән.
Корея машинасы пассажирын хастаханәгә озатканнар.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/02/178206/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев