Татарстанда һава шартлары бозылу ихтимал
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда төнлә һәм иртән томан төшәргә мөмкин. Бу турыда Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Иртәгә, 3 сентябрьдә, республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Көндез явым-төшемсез. Төньктан, төньяк-көнчыгыштан салмак җил. Төнлә һава температурасы +9..+14 градус, көндез +19..+24 градус булыр, дип фаразлый синоптиклар.
4 сентябрьдә алмашынучан болытлы һава булачак. Көндез явым-төшем көтелми. Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан салмак җил. Төнлә һава температурасы +9..+14 градус, көндез +20..+25 градус булыр дип көтелә.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/02/170789/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев