Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда бала мәете калдыкларына тап булганнар

Югары Ослан районында эшчеләр җир эшләре алып барганда, бала мәете калдыкларын тапкан. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. "Татар-информ" хәбәр итүенчә, мәет калдыклары Соболевское авылында табылган. Әлеге факт нигезендә "Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Башта метр ярым тирәнлектә экскаваторчы...

Югары Ослан районында эшчеләр җир эшләре алып барганда, бала мәете калдыкларын тапкан. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

"Татар-информ" хәбәр итүенчә, мәет калдыклары Соболевское авылында табылган. Әлеге факт нигезендә "Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Башта метр ярым тирәнлектә экскаваторчы кабель салырга казылучы траншеяда баланың баш сөяге кисәген тапкан. Криминалистлар махсус тикшергәч, гәүдә скелетының калган өлешләре табылган.
Суд-медицина һәм геноскопик экспертиза калдыкларның 5-15 яшьлек ир баланыкы икәнлеген ачыклаган. Ул 10 - 15 ел элек җирләнгән.
Хәзерге вакытта тикшерү эшләре алып бара.
http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев