Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда балалар поликлиникаларын яңарту өчен 183 миллион сум бирәләр

Россиядә балалар сәламәтлек саклау системасын яңартуга Россия Хөкүмәте резерв фондыннан барлыгы 10 миллиард сум бүлеп биреләчәк. 2018 елда Татарстанда балалар поликлиникаларын яңарту өчен 183 миллион сум акча биреләчәк. Шул хактагы боерык Россия Хөкүмәте порталында чыкты. Балалар поликлиникалары һәм поликлиника бүлекләренә медицина җиһазлары алу өчен, Россия Хөкүмәте резерв фондыннан барлыгы 10...

Россиядә балалар сәламәтлек саклау системасын яңартуга Россия Хөкүмәте резерв фондыннан барлыгы 10 миллиард сум бүлеп биреләчәк.

2018 елда Татарстанда балалар поликлиникаларын яңарту өчен 183 миллион сум акча биреләчәк. Шул хактагы боерык Россия Хөкүмәте порталында чыкты.

Балалар поликлиникалары һәм поликлиника бүлекләренә медицина җиһазлары алу өчен, Россия Хөкүмәте резерв фондыннан барлыгы 10 миллиард сум бүлеп биреләчәк.

Акчалар Россиядә яңа туган сабыйлар һәм балалар үлемен киметүгә юнәлдерелгән «Балалар поликлиникалары һәм медицина учреждениеләре поликлиника бүлекләренең матди-техник базасын үстерү» программасы кысаларында бүлеп бирелә.

2018-2020 елларда балаларның сәламәтлеген саклау системасын яңарту өчен Россия Хөкүмәте резерв фондыннан 30 миллиард сум акча бүлеп бирү күздә тотыла.

http://tat.tatar-inform.ru/news/2018/03/06/159290/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев