Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда фаҗига: янгында ир-ат һәлак булган

Балык Бистәсе районында кеше үлеменә китергән янгын урыныннан фотолар барлыкка килде, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Агентлык хәбәр иткәнчә, Бертуган Бакировлар урамындагы 13нче йортта чыккан янгында 41 яшьлек ир-ат үлде. Янгын турындагы хәбәр төнге икеләрдә килгән. Урынга юл тоткан...

Балык Бистәсе районында кеше үлеменә китергән янгын урыныннан фотолар барлыкка килде, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Агентлык хәбәр иткәнчә, Бертуган Бакировлар урамындагы 13нче йортта чыккан янгында 41 яшьлек ир-ат үлде.
Янгын турындагы хәбәр төнге икеләрдә килгән. Урынга юл тоткан 128нче янгын-коткару часте хезмәткәрләрен күршеләр каршы алган. Алар өйдә кеше булырга мөмкин икәнлеген әйткән.
Ут белән көрәшүчеләр «кызыл әтәч»не 20 минут эчендә буйсындырган. Кисәүләрне аралаган вакытта ир-атның үле гәүдәсен табылган.
http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев