Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда инвалид балалар өчен ясалган таганнан егылып, 6 яшьлек кыз бала һәлак булган

Бала егылып, башы һәм эчке органнары имгәнгән Казанда таганда атыну нәтиҗәсендә баланың үлеме буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте. 3 нче май көнне көндез, Казанның Химиклар мәдәният сарае янындагы паркта таганда атынганда, 6 яшьлек кыз имгәнә. Киләсе көнгә иртән ул Республика...

Бала егылып, башы һәм эчке органнары имгәнгән


Казанда таганда атыну нәтиҗәсендә баланың үлеме буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.

3 нче май көнне көндез, Казанның Химиклар мәдәният сарае янындагы паркта таганда атынганда, 6 яшьлек кыз имгәнә. Киләсе көнгә иртән ул Республика балалар клиник хастаханәсенең реанимация бүлегендә җан бирә. Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе Мәскәү районы буенча тикшерү бүлегендә РФ ҖКның 238 нче маддәсенең 2 нче өлеше (куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү) буенча җинаять эше кузгатылган.

Якынча мәгълүматларга караганда, паркта әбисе белән йөргән вакытта, кыз инвалид балалар өчен махсус креслолар куллануга исәпләнгән таганда атына. Гарип булмаганлыктан, билгеле, баланың мондый креслосы булмаган. Бер мизгелдә бала егылып, башы һәм эчке органнары имгәнгән.

Хәзерге вакытта фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре уздырыла. Фаҗиганең шаһитләре сораштырылган. Таганга кирәкле техник документация таләп ителгән, тиешле экспертизалар билгеләү мәсьәләсе хәл ителә. Җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә.

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев