Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда күпьеллык җиләк-җимеш агачлары утыртуга субсидия бирә башлыйлар

Кайбер шартлар бар.

Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең күпьеллык җиләк-җимеш куаклары һәм агачлары утыртуга чыгымнарын өлешчә кайтара башлаячаклар. 

Республика Министрлар кабинетының төбәк бюджеты акчалары хисабына аерым юнәлешләр буенча агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме чараларын үзгәртү турында карарын ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин имзалады. 

Яңа субсидияләрне алучылар исәбенә шәхси ярдәмче хуҗалык хуҗалары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары кертелмәгән. 

Күпьеллык агачларны утырту, карау һәм төпләү белән шөгыльләнүче авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең чыгымнары 2023 елда ярдәм итү кысаларында кире кайтарылмаган очракта, аларны яңа механизм ярдәмендә кире кайтарып булачак. 

Субсидия күләме агымдагы финанс елында яки аңа кадәрге елда күпьеллык җиләк-җимеш агачлары утыртуга чыгымнарның уннан җиде өлешеннән артмый. Ярдәмне алган елның 31 декабренә утыртылган агачлар мәйданы субсидия нәтиҗәсе булып саналачак.

https://tatar-inform.tatar

Фото: © "Татар-информ", Абдул Фархан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев