Татарстанда поездан пассажир югалган
«Чиләбе - Мәскәү» поезды начальнигы Бөгелмә полиция бүлегенә шалтыратып, бер пассажирның югалуы турында хәбәр итә. Урыссу станциясеннән кузгалгач, проводник бер кешенең юклыгын, тамбур ишегенең ачыклыгын абайлап ала. Полиция пассажирның югалуы турында хәбәр тарата. Күпмедер вакыттан соң аяк киеме һәм телефоны буенча аның поездан егылган урынын табалар. Ирне ашыгыч рәвештә хастаханәгә...
«Чиләбе - Мәскәү» поезды начальнигы Бөгелмә полиция бүлегенә шалтыратып, бер пассажирның югалуы турында хәбәр итә.
Урыссу станциясеннән кузгалгач, проводник бер кешенең юклыгын, тамбур ишегенең ачыклыгын абайлап ала. Полиция пассажирның югалуы турында хәбәр тарата. Күпмедер вакыттан соң аяк киеме һәм телефоны буенча аның поездан егылган урынын табалар. Ирне ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып китәләр. Аңа «кискен алкоголь психозы» дигән диагноз куела.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев