Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Түбән Чыршылыдан язалар: "Җәйне көтәм"

Ниһаять, сагынып көткән кыш килде. Ярата идем карлы,буранлы рәхәт кыш айларын. Көтә идем,ләкин хәзер җәйне көтәм. Авылда эш күп җитмәсә кояш та кыздыра.Ул бәрәңге бакчасындагы чүпне бер баштан утап бетереп барасың ,ә ул аҗдаһа башы кебек утаган җирдән икәү-өчәү булып яңадан үсеп чыга. Барыбер җәй айларын көтәм. Көтүемнең сәбәбе: балыкка...

Ниһаять, сагынып көткән кыш килде. Ярата идем карлы,буранлы рәхәт кыш айларын. Көтә идем,ләкин хәзер җәйне көтәм.
Авылда эш күп җитмәсә кояш та кыздыра.Ул бәрәңге бакчасындагы чүпне бер баштан утап бетереп барасың ,ә ул аҗдаһа башы кебек утаган җирдән икәү-өчәү булып яңадан үсеп чыга. Барыбер җәй айларын көтәм. Көтүемнең сәбәбе: балыкка бару булды. Юләр бу, балык тотуның нәрсәсе бар инде , буш калкавычка карап черкидән тешләтеп утыруның нәрсәсе бар, диярсез. Рәхәтләнеп өйдә генә ял итеп була бит диярсез. Үземдә шулай уйлый идем һәм балык тотып ,вакытларын әрәм итеп, утыручыларны аңламый идем. Ләкин быел балык тотучылар турында фикерләр тамырдан үзгәрде дә куйды.
Бер көнне җәйнең матур бер көнендә катушкалы кармак (спининг дип атала) алып болай гына, ялгыш кына су буена безнең авыл плотинасына барган идем. Барып җитсәм" ах" иттем. Күпме авылда яшәп тә, плотина яныннын үтеп - китеп йөрсәк тә андагы матурлыкны хозурлыкны күрмәгәнмен икәнмен. Ул көнне су буен тасфирлап ,язып та әйтеп тә бирә алмыйм ,аны күрергә кирәк. Кояш нурларында буа суы елтыр-елтыр килә ,нурлар уйный,яңгырдан соң су буйларындагы чирәм ямь- яшел, су өсте тып -тыныч булса да су дулкыннары ярга бәрелеп бәрелеп ала, нәкъ диңгез инде менә. Һавада акчарлаклар һәм әллә нинди кошлар очып йөри. Су өстенә килеп төшәләр дә томшыклары белән суга тияр- тимәс очып, вак балыклар тоталар. Су өстендә әле тегендә, әле монда ,балыклар сикерешкәне уйнаганы күренә. Әз генә сибәләп киткән яңгыр тамчылары суга килеп төшеп суны уятып ,кайнатып алулары шул хәтле матур! Нигә моңарчы күрмәгәнмен икән?!. Чит илләрдәге ял итү урыннарын мактаган булалар тагын. Кая монда чагыштырырга,чагыштырып булмый, алар бер читтә торсын!. Җир йөзендә җәннәт булса ,җәннәт шушындый була икән. Саф һава, елтырап кояш чыкты. Буа суы тагын да җанланып китте. Суда балык "море" икән.Әллә көне уңай булды,әллә балыклар бик тере булып чыктылар, эләкте бит шул көнне, күп эләкте. Катушкалы кармакка җим эләктерәсең дә ,очыртасың 20-30 м тирәнгә, буаның эченә. Кармак очына яки кылына кечкенә генә кыңгырау эләктереп куясың(сатуда бар). Сату дигәннән балыкчы кибетләрендә балык тоту өчен нәрсәләр генә юк, ләкин еш кына ул кибетләр балык тоту өчен түгел, ә балыкчыны тоту өчен дөресрәге, акчаңны эләктерү өчен.
Тукта, тукта, әллә кыңгырау әз генә селкенеп куйдымы, әллә колакка гына ялгыш ишетелдеме? Юк, ялгыш түгел, балык җимне капканда, кармак кылын селкетә, ә кыл үз чиратында кыңгырауны уйната. Тиз бул, йоклама, катушканы тизрәк урый башла. Сизеләме балыкның авырлыгы, эреме балык әллә юкмы, хәзер күренер. Авыр, кара ничек кармакның сабы бөкләнә,кырыйга өстери. Зуур, 2-3килограмлы бәлки тагында зуррак балыктыр,авырлыгы кулга сизелә бит.
Куллар сизелер сизелмәс калтырый, сулыш алу тукталды, йөрәк бер ара типми туктап тора. Менә хәзер, менә хәзер тартып чыгарам..
Эх! төшеп калды, ычкынды ну монсы зур иде, карп иде ахрысы, чыннанда карп иде кармак сабы бөгелде бит.
Тышта матур итеп кар ява, тыныч рәхәт, ә мин җәйне көтәм. Миннән ычкынган балык та зур үсәр инде. Җәйне көтәм.
Ришат Әхмәдиев
https://go.mail.ru/search - фото.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев