Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Түбән Чыршылыдан язалар: Гөлләр чәчәк атып йорт эчләре нур чәчә

Түбән Чыршылы авылында туып үскән, менә инде сентябрь аенда үзенең 80 яшен тутырырга әзерләнеп йөрүче Миңсылу апа Каримовага әнкәсе беренче булып дөньяга килгән кыз баласына исемен бик белеп кушкан икән. Гәүдәсе җитез, төз, үзенең тыйнаклыгы, сабырлыгы белән аерылып тора ул. Тормыш юлын да сылу узган.матур узган, күркәм узган .Исемен һаман да аклый әле.

Гаиләдә иң олы бала булып әнкәсенә 4 энесен карашып, тәрбияләшкән, авылдагы барлык эшләргә яшьтән үк кулы килеп эшләп үскән ул. Мәктәпне тәмамлау белән читкә чыгып китмичә үзләреннән бик якын урнашкан фермага эшкә китә. Иң элек дуңгыз фермасында эшләгән. “ Иң матур чакларым 17 яшьлек чорда, көянтәләп су ташып дуңгыз балаларына аш пешерә идек. Су ташый-ташый  көянтәләр шартлап сына иде, әле ярый җилкәләр сынмаган, чыдаган инде. Кич, кайткач, кат-кат юынабыз да клубка чыгабыз. Яшьлек – яшьлек инде, анда биибез дә, кич тә утырабыз. Менә шунда авыл егете Бинәрис белән очраша башладык, аны армиядән 3 ел көттем. Ул Германиядән җылы хатлар салып торды”  – дип искә ала ул. Хезмәт итеп кайткач гөрләтеп туйлап та куялар. Миңсылу апа бозаулар карый,сыер сава, эшен фермада дәвам итә.Бер –бер артлы 3 бала дөньяга килә. Илдус, Әнисә, Чулпан кул арасына кереп итәгатьле, тәрбияле булып үсәләр. Билгеле инде алар күпчелек әби тәрбиясе күрәләр. Кайнанасы Миңнурый әби аларны мәктәпкә озатучы, каршы алучы була. Ә Миңсылу апа 22 ел фермада эшләгәч, мәктәп ашханәсендә пешекче булып урнаша. Ул чорда әле газ кермәгән, утын ягып пешерәсе, ризыкны интернат балаларына иртәнге 7 гә өлгертергә тиеш булганлыктан, билгеле инде бик иртә торып эшкә китеп, плитәгә учак ягып ботка , ашны өлгертергә тиеш булган Миңсылу апа. 
Кызы Әнисә искә алып сөйли:” Ул вакытларда без әнине күрмәдек тә диярлек, йокыдан торганда ул инде эштә, кичләрен бик соң кайта, ял көнендә аның белән бергә өйдәге эшләргә булышу зур шатлык иде”. Әйе, Куакбаш, Федотовкадан килгән балаларга Миңсылу апа бик таныш, аның пешергән ризыкларын алар әле дә искә алып  рәхмәтләрен белдерәләр. Загриева Гөлнур  ( ул чакта Бәдриева) Куакбаштан килеп укуын менә ничек искә ала: ”Йокыдан уянып китүгә стена аша апаларның шыпырт кына аш пешереп йөрүләре, тәмле ризык исе борын очларын кытыклап уята иде. Мәктәпкә киткәнче кайнар боткаларны ашап, җылынып күңелләр күтәрелеп укырга йөгерә идек. Кайтуга тагын ризык әзер. Апалар безгә сагынуларыбыны бастырып, ямансуларга ирек бирмиләр иде. Ризыкны пешергәндә утын җылысын гына түгел, күңел, йөрәк җылысын да кушып пеешергәннәр икән лә”- ди.  Тагын 22 ел ничәмә-ничә читтән урта  белем алырга килүче балага ризык пешереп, тәрбияләп торган ул. Җәен хезмәттәшләре белән ягар өчен утын әзерләшкән, кышын исә плитә ягып ризык әзерләгән бу тырыш ханым. Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр хезмәт иткән ул. Кайда гына эшләсә дә эшен җиренә җиткереп башкарган. Йөзендә елмаю, канәгатьлек хисе, эшеннән ямь-тәм таба иде ул. Бер уйлап карасаң иң гади гына хезмәт кешесе булган бу апа. Әмма бар эштә дә аны мактап искә алалар. Ул чордагы мәктәп директоры Сәлия Галим кызы: “Мәктәп ашханәсендәге эшчеләрем өчен мин һәрвакыт тыныч булдым. Алар үз эшләрен төгәл, җитди башкаралар иде. Бервакытта да күңелсез хәлләр килеп чыкмады, шөкер аллама. Укучыларга тәмле ризыклар белән ашатучы Миңсылу , Наилә апаларга мин бик рәхмәтле. Тормыш юлында ул чорда шундый тырыш, булдыклы эшчеләр белән эшләргә туры килде миңа” –ди. 
Гомер агышында билгеле инде Миңсылу апаның бар да ал да гөл булмый. 46 яшендә яраткан томыш иптәше Бинәрис абый су керергә киткән җирдән суга батып үлә. Алдагы атнада гына улы Илдус армия сафларыннан кайткан була. Бер шатлыкка бер кайгы булып әтисез дә калалар.
Миңсылу апа кайгыга сынмый-сыгылмый балаларны аякка бастыра, бар да тормышта үз юлын таба. Хәзер инде үзе кайнана белән 17 ел яшәгән килен 33 ел улы  Илдус белән килене Миләүшә тәрбиясендә яши. Гөлләр чәчәк атып йорт эчләре нур чәчә. Хәзер дә ул җитез. тик тормый, бакча эшләрен башкара, маллар караша, “алтын йозак” булып тора. Балаларына киңәшче, терәк әле ул. Килене белән улы эштән кайтуга кайнар ризык хәстәрли.  Көндәлек  мәшәкәтләр арасында ял иткәндә, кичләрен ул әле дә “Заман сулышы” газетасының бер мәкаләсен дә калдырмый укып бара, аны бик күп еллар буе алдыра. Анда күтәрелгән мәсәләләрне, кызыклы язмаларны күршеләре, дуслары белән уртаклаша.
 80 яшькә якынлашканда артка борылып карап уйга чума ул. Күпме эшләр эшләнгән дә, күпме изгелекләр кылынган икән?
Сылу, күркәм, тыйнак кына, сабыр гына татар хатын-кызларына хас тырышлык, үҗәтлек,эшкә батырлык белән уза ул гомер юлын. Ял - бәйрәм көннәрендә инде оныклары оныкчыклары белән кайталар. Бу түгелме соң шатлык,бәхет. Юкка түгел шул, юкка түгел икән бу дөньяга килүләр.
Миңсылу апага исәнлек-саулык, гаилә шатлыгы, тыныч картлык теләп калабыз. Авылдашыбыз әле дә сафта, тормышны җиң сызганып алып бара. Шулай була күрсен!

                                                                        Энҗе Шәрифуллина
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев