Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Телефонны бер колактан икенчесенә күчерергә кирәк

Мобиль телефон куллану нәтиҗәсендә сәламәтлеккә зур зыян килү ихтималы ачыкланган. Моны булдырмас өчен берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк. * Кесә телефонын нурланышка аеруча тиз би­релүчән органнар (баш, йөрәк, эч, бил) турында тотмагыз. Хатын-кызларга телефонны - сумкада, ирләргә барсеткада йөртү хәвеф­сезрәк. * Телефоннан сөйләш­кән­дә кычкырмагыз. Алай сез тирә-яктагы кешеләргә комачаулаудан тыш,...

Мобиль телефон куллану нәтиҗәсендә сәламәтлеккә зур зыян килү ихтималы ачыкланган. Моны булдырмас өчен берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк.


* Кесә телефонын нурланышка аеруча тиз би­релүчән органнар (баш, йөрәк, эч, бил) турында тотмагыз.

Хатын-кызларга телефонны - сумкада, ирләргә барсеткада йөртү хәвеф­сезрәк.

* Телефоннан сөйләш­кән­дә кычкырмагыз. Алай сез тирә-яктагы кешеләргә комачаулаудан тыш, нурланыш дәрәҗәсен дә көчәйтәсез.

* Сөйләшү озакка сузылса, 5 минут саен телефонны бер колактан икен­­чесенә күчерергә кирәк.

Метрода, җир асты ки­чүендә телефонны сүн­дерегез. Тоннельдә аппарат туктаусыз бәйләнеш эзли, нурланыш көчәя. Өстәвенә, аккумулятор да утыра.

* Бәйләнеш начар булган­да кесә телефоны, шулай ук, максималь куәтенә эшли. Бу ва­кытта, элемтә яхшырак булган урынга күчегез, я булмаса, сөйләшүне мөмкин кадәр кыска тотыгыз.

* Йоклаганда телефонны башыгызга якын куймагыз. Бәлки, башка будильник сайлау хәер­лерәктер?

* Тикшеренүчеләр фи­ке­рен­чә, кесә телефоны белән файдалану бигрәк тә йөкле ха­тыннарга һәм 16 яше тулмаган балаларга зыянлы. Шулай ук, эпилепсия, нерв системасы чирләре белән авыручылар, акыл һәм физик активлыгы түбән булганнар кәрәзле телефон куллануны чикләргә тиеш.

//kiziltan.ru///

http://shahrichalli.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев