Теләсә кайда чүп ташлап калдыралар
Социаль челтәрдә чүп ыргытуга кагылышлы шикаять язганнар.
Лениногорск муниципаль районы рәсми аккаунтына лениногорскилыдан хәбәр килә.
- БАМ гаражлары территориясендә чүп-чар ташлап калдырганнар да, ул шунда аунап ята, - ди автор.
Лениногорск Башкарма комитеты әлеге шикаятьне игътибарга алып, "Мехуборка" җәмгыятенә йөкләде. Җәмгыять чүп-чарны полигонга илтеп ташлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев