Тиздән алты ай саен документ җыярга кирәк булмаячак
Пенсионерларга юлда йөрү өчен айлык түләү, балага ай саен бирелә торган пособие, садикка түләгәнгә компенсация кайтару. Тиздән бу өч хезмәттән файдаланучыларга алты ай саен социаль яклау үзәкләренә документлар тапшырып йөрергә кирәк булмаячак. Документлар автоматик рәвештә үзләре яңартылачак, бу кеше өчен шактый уңайлыклар тудыра. Әлеге системаны ел азагына кадәр җайга салырга...
Пенсионерларга юлда йөрү өчен айлык түләү, балага ай саен бирелә торган пособие, садикка түләгәнгә компенсация кайтару. Тиздән бу өч хезмәттән файдаланучыларга алты ай саен социаль яклау үзәкләренә документлар тапшырып йөрергә кирәк булмаячак.
Бүген социаль яклау өлкәсендә халыкка 85 төрдән артык хезмәт күрсәтелә. Аларның 11е эш белән тәэмин итү тармагына карый. Хезмәтләрнең сигезен бүген тулаем электрон форматка күчергәннәр. Кеше өйдән чыкмый гына интернет ярдәмендә гариза, документлар тапшыра ала. Халык арасында аеруча киң таралган: пенсионерларга юлда йөргән өчен айлык түләү, күп балалы аналарга тиешле субсидияләр алу, балалар бакчасына түләгән өчен компенсацияне кайтару, инвалидларга торак коммуналь хезмәтләргә түләгәндә ташлама рәсмиләштерү кебек хезмәтләр турында сүз бара.
Уңайлы шартлар тудыру максатында быел халык соравы буенча пенсионерларга юлда йөрү өчен айлык түләү, балага ай саен бирелә торган пособие, садикка түләгәнгә компенсация кайтару кебек хезмәтләргә "автопродление", ягъни автоматик рәвештә документларны яңарту системасын кертергә уйлыйлар. Бу очракта социаль хезмәткәрләр барлык кирәкле документларны үзләре базадан карап нәтиҗә чыгарачак, кешегә алты ай саен документ җыярга туры килмәячәк.
Элмира Зарипова әйтүенчә, хезмәтләрне интернет вариантка күчергәндә халык тәкъдименә таяналар, күпчелекнең фикерен исәпкә алып эшләргә тырышалар. Әлбәттә, кеше интернетта утырмаса, бу хезмәтләрне электрон формага күчерүдән мәгънә юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев