Тәмле "дару" рецепты
Кышын организм «арый», аңа витаминнар җитми, салкын тиюләр башлана. Кыйммәтле даруларның ярдәм итәсенә дә ышаныч аз. Шуңа да сезгә аптека даруларына альтернатива тәкъдим итәбез. Әлеге витамин катнашмалары өй шартларында бик җиңел әзерләнә. Алар үз кулларыгыз белән ясалган натураль продукт та, организм өчен бер зыяны да юк. Аптека витаминнарына карый күбрәк...
Кышын организм «арый», аңа витаминнар җитми, салкын тиюләр башлана. Кыйммәтле даруларның ярдәм итәсенә дә ышаныч аз. Шуңа да сезгә аптека даруларына альтернатива тәкъдим итәбез. Әлеге витамин катнашмалары өй шартларында бик җиңел әзерләнә. Алар үз кулларыгыз белән ясалган натураль продукт та, организм өчен бер зыяны да юк. Аптека витаминнарына карый күбрәк булышыр дип ышанып калабыз.
Кирәкле ингредиентлар:
1/2 стакан йөзем;
1 стакан әстерхан чикләвеге;
0,5 стакан миндаль (кедр чикләвеге);
2 лимон тышы;
150 г бал;
0,5 стакан күрәгә;
0,5 стакан кара җимеш.
Йөзем, чикләвекләрне, лимон тышын иттарткыч аша чыгарабыз. Калган кипкән җимешләрне кушабыз. Караңгы урынга куеп 1-2 көнгә калдырыгыз. Аннан суыткычта саклагыз. Олыларга көненә 3 тапкыр 1-2 аш кашыгы, 3 яшьтән олырак балаларга көненә 2 тапкыр 1 бал кашыгы эчәргә кирәк. Курс: 10 көн.
"Сабантуй"журналы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев