Төркия белән бәйле вәзгыять аркасында, Россиядә азык-төлеккә бәяләр артырга мөмкин
Кичә Россия Президенты Владимир Путин Төркиягә карата икътисади чаралар куллану хакындагы Указга кул куйды. Андагы пунктларның берсе Россиягә РФ Хөкүмәте билгеләгән исемлек буенча Төркиядә җитештерелгән кайбер төр товарларны кертүне тыю яки чикләүдән гыйбарәт. - Әгәр анда импорт күләмендә җитди үзгәрешләр булса, беренчедән, бу һичшиксез товар әйләнешендә чагылыш табачак. Икенчедән, продукциянең...
- Әгәр анда импорт күләмендә җитди үзгәрешләр булса, беренчедән, бу һичшиксез товар әйләнешендә чагылыш табачак. Икенчедән, продукциянең сизелерлек өлеше - азык-төлек товарлары, - ди Россия икътисад министры урынбасары Олег Фомичев. - Әгәр аны тиз арада алыштыра алмасак, Төркиядән кертелә торган азык-төлекнең бәясе артырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев