Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Түбән Чыршылы китапханәсендә лаеклы ялдагы укытучылар китап уку конференциясе үткәрде

Түбән Чыршылы авыл китапханәсендә лаеклы ялда булган укытучылар катнашында «Китап тормышка тәм өсти» дигән укучылар конференциясе узды.

Шушы мәкаләнең авторы тәкъдим иткән идеяне китапханәчебез Рәисә ханым Сафина күтәреп алды, һәм нәтиҗәдә озак вакытлар уйланырга, анализларга, бәхәсләшергә, үзара гапләшергә, киңәшләшергә азык биргән, китап уку белән артык мавыкмаган кешеләргә укырга теләк уяткан чара туды.

Һәркемгә әзерләнү өчен тема һәм сораулар тәкъдим ителде: «Китап уку ул...», «Минем дөньяга карашымны үзгәрткән китап...», «Өстәл китабым...», «Укырга киңәш итәм...», «Хәзер укыйм...».

«Китап уку ул – төрле идеяләр һәм карашлар белән танышу, башка дөньяга кереп чуму, үзеңне борчыган сорауларга җавап табу. Китап интеллектны үстерә, күзаллауны киңәйтә. Яраткан әсәрләрем, укыган авторларым күп. Сезнең игътибарга Әзһәр Шакировның хатирәләре, уйланулары тупланган «Язмыш» китабыннан гыйбрәтле дә, кызыклы да өзекләр тәкъдим итәм», -  дип башладым, һәм зур булмаган кереш өлештән соң сүзне кунакларга бирдем.

Әлфия апа Фәхриеваның чыгышы иң үзенчәлеклесе һәм кызыклысы булгандыр. Ул Илфак Шиһаповның «Кеше эзлим»ен үзенең өстәл китабы, ә дөньяга карашын үзгәрткән китап дип Т.Миңнуллинның «Утырып уйлар уйладым» һәм «Тормышым-булмышым»ны атады. Шул әсәрләрдән гыйбрәтле фикерләрне тыңлаучыларга җиткерде: «Көчле кешегә егылырга ярамый, көчсезләр таптап үтәчәк», «Кияүгә чыкканда яшең кызларныкы, акылың әбинеке булсын».

-    Мин күп укыдым. Мәктәптә эшләгәндә кирәк булганга, хәзер күңел өчен укыйм. Үзебезнең укучыбыз Гүзәл Хәлфиеваның китап турындагы шигыре белән чыгышымны тәмамлыйм, - диде Әлфия апа .

  Розалия Солтан кызы Сафина: «Сарман урта мәктәбе китапханәсендәге барлык китапларны укып чыккач, авылныкына язылдым. Яшь чакта әдәби әсәр бер төрле тәэсир итсә, олыгайгач бөтенләй башка тәэсирләр, хисләр тудыра. Ринат Мөхәммәдиевнең «Ак кыялар турында хыял»ы өстәл китабым булса, карашымны үзгәрткәне Фирдүс Гыймалтдиновның «Буа»сы. Сез дә алып укыгыз әле шуларны!» - диде.

Физкультура укытучыбыз Әнисә Бинарис кызы укыганда муен-аркалар талмасын өчен ниләр эшләргә, күзләрне саклау буенча киңәшләрен бирде.

Гүзәлия Ганиеваның җыры  мәгънәле сүзләр, үткен, кыю фикерләр тәэсирендә йомшаган, нурланган күңелләрне тагын да яктыртып җибәрде.

Заманында авылдашлары белән зур концертлар оештыручы, шул бәйрәмнәрнең алыштыргысыз алып баручысы да булган иң хөрмәтле кешебез Гөлия апа Гәрәева: «Һәрберегезне яратып тыңладым, фикерләрегез белән килешәм, рәхмәт төшсен һәрбарчагызга да»,- дип теләкләрен җиткерде.

Рәисә ханым яңа китаплар белән таныштырса, укытучы Алсу Вил кызы әдәби марафонда катнашырга өндәде, тәртипләрен аңлатты.
                    

Резеда Фәйрушина, ветеран-педагог.

Язманы тулысынча "Заман сулышы" газетында, 15 декабрь санында укый аласыз

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев