Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Тычканнар, куяннар кышын җимеш агачларын кимермәсен дисәң...

Кышын тычканнар, куяннар җимеш агачларына зур зыян сала. Алар, гадәттә, яшь агачларның кәүсәләрен кимерергә ярата. Күп кенә бакчачылар агачларның кәүсәсен рубероид кебек караңгы төстәге материаллар белән кап­ламаска киңәш итә. Алар урынына чыршы ботакларын, металл челтәр, синтетик челтәр кулланырга куша. Чыршы ботагын энәләрен аска каратып бәйләргә кирәк. Арматур, штукатур челтәре шулай...

Кышын тычканнар, куяннар җимеш агачларына зур зыян сала. Алар, гадәттә, яшь агачларның кәүсәләрен кимерергә ярата.

Күп кенә бакчачылар агачларның кәүсәсен рубероид кебек караңгы төстәге материаллар белән кап­ламаска киңәш итә. Алар урынына чыршы ботакларын, металл челтәр, синтетик челтәр кулланырга куша.
Чыршы ботагын энәләрен аска каратып бәйләргә кирәк.

Арматур, штукатур челтәре шулай ук һава үткәрә, әмма аны агач кәүсәсенә бәйләү җайсыз, шуңа да ул киртә ролен генә үтәячәк.
Синтетик челтәрнең ачык төстәгесен сайлагыз. Черкидән саклый торган сетка, иске тәрәзә челтәре дә ярап куя. Алар шпагат яки тимерчыбык ярдәмендә агачка тиз һәм җиңел беркетелә. Әмма артык калын итеп бәйләргә кирәкми, югыйсә агач кайрысы сулый алмый.

Капрон оекларны шулай ук калын итеп бәйләмәгез, тик ачык урыннар калырга тиеш түгел.

Пластик шешеләрне кисеп, бер-берсенә беркетеп, тимерчыбык белән бәйләгез.

http://shahrikazan.com

фото:https://go.mail.ru/search_images?fr=chvbm7.1.30&gp=812210&q=%D0%BF%D0%BB%D0%BE%D0%B4%D0%BE%D0%B2%D1%8B%D0%B5%20%D0%B4%D0%B5%D1%80%D0%B5%D0%B2%D1%8C%D1%8F%20%D0%B7%D0%B8%D0%BC%D0%BE%D0%B9%20%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE&frm=web#urlhash=6387714524081107417

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев