Уфада яңа туган баласын 10 мең сумга саткан хатын-кызны хөкем иттеләр
Уфада яңа туган баласын 10 мең сумга саткан хатын-кызны хөкем иттеләр, дип яза «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Бала сату турында социаль челтәрләр аша билгеле булды. Балашихада яшәүче 31 яшьлек хатын-кыз ике ел элек Уфада кыз бала тапкан. Хатын-кыз медицина учреждениесендә булачак ананың исеменә булган паспорт белән теркәлгән. Бала табу йортыннан чыккач,...
Уфада яңа туган баласын 10 мең сумга саткан хатын-кызны хөкем иттеләр, дип яза «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Бала сату турында социаль челтәрләр аша билгеле булды. Балашихада яшәүче 31 яшьлек хатын-кыз ике ел элек Уфада кыз бала тапкан. Хатын-кыз медицина учреждениесендә булачак ананың исеменә булган паспорт белән теркәлгән.
Бала табу йортыннан чыккач, хатын-кыз баланы бер гаиләгә 10 мең сумга биргән. Суд хатын-кызны ике ел сынау елы белән өч елга шартлы рәвештә хөкем иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев