Укытучы хәзер әти-әнидән курка
Ниһаять, бүген республикада яшьләрне укытучылык эшенә җәлеп итү юлларын таптылар. Ай саен 15 мең сум стипендия белән кызыктыргач, вузларга теләк белән килүчеләр арткан. Андыйлар туган мәктәпләренә мәҗбүри кайтыр анысы. Тик бүген мәктәпләрдә мөгаллимнәр җитәме икән? - дип уйдана "Ватаным Татарстан" газетасы хәбәрчесе. Сарман районында укытучыларга кытлык юк. Мәгариф бүлеге башлыгы...
Ниһаять, бүген республикада яшьләрне укытучылык эшенә җәлеп итү юлларын таптылар. Ай саен 15 мең сум стипендия белән кызыктыргач, вузларга теләк белән килүчеләр арткан. Андыйлар туган мәктәпләренә мәҗбүри кайтыр анысы. Тик бүген мәктәпләрдә мөгаллимнәр җитәме икән? - дип уйдана "Ватаным Татарстан" газетасы хәбәрчесе.
Сарман районында укытучыларга кытлык юк. Мәгариф бүлеге башлыгы Әлфәт Сабиров әйтүенчә, хәзерге вакытта нибары Җәлил мәктәбенә генә математика укытучысы җитми. "Узган ел бер мәктәп директоры, математика укытучысы җитмәгәч, аны Чаллы педагогика вузына барып алып кайткан иде. Узган елларда төгәл фәннәр, тарих, җәмгыять белеме, химия, биология укытучылары буенча проблема булгалады. Бездә яшь укытучылар үз эшен яратып эшли, берсе дә мәктәпне ташлап китми. Быел районга сигез яшь укытучы килде", - ди җитәкче.
Ә менә Чаллы мәктәпләрендә яшь педагогларның 26,6 проценты үз теләге белән эштән китә икән. Сәбәбе - укучыларның әти-әниләре белән уртак тел таба алмау. Быел автокалада беренче мәртәбә химия, физика укытучыларына кытлык туган. Проблеманы яшь укытучыларны җәлеп итү бәрабәренә хәл итмәкчеләр. "Бу - тормыш таләбе, мәктәптән яшьләр өчен инкубатор ясау түгел", - дип белдергән август киңәшмәсендә мәгариф идарәсе башлыгы Винер Харисов. Узган уку елында Чаллы мәгариф оешмаларында 300гә якын яшь белгеч эшләгән, быел тагын 115 белгеч киләчәк.
Казанда исә башлангыч сыйныф укытучылары җитми. Ни өчен дигәндә, 1 нче сыйныфка баручы сабыйларның саны арта бара. Әйтик, быел 15 меңгә якын бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. 2019-2020 уку елында 250 башлангыч сыйныф укытучысы кирәк булачак. Шулай ук физика, математика укытучылары да шәһәрдә җиңел генә эш таба алачак. Казанда 35 яшькә кадәрге укытучыларның саны Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендәгегә караганда күбрәк икән. "Уку йортларында әлеге фән укытучыларын әзерләү өчен бюджет урыннарын арттыру күздә тотыла. Балалар мәктәпсез, укытучысыз калмаячак. Пенсиягә китәргә теләүчеләрне тоткарлап торырбыз", - диде Казан мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин.
Лаешның 1 нче гимназия директоры Эльмира Абутдинова әйтүенчә, аларга бүген география, тормыш иминлеге нигезләре һәм технология укытучысы кирәк. "Район Казанга якын булгач, яшь укытучыларның үзебездә бик төпләнәсе килми. Аларны фатир белән кызыксындырсаң гына инде. Мәктәпләргә яшь укытучыларның килүе - сөенечле хәл. Мәктәптә эшләү җиңел түгел. Әти-әниләр белән дә уртак тел табарга кирәк. Кайчакта пенсионер укытучыларга өмет багларга туры килә. Укытучыга карата хөрмәтне арттырасы бар әле.
Шахтада эшләүче әтинең берәгәйле итеп әйткән сүзен беркайчан да онытмыйм. Кечкенә чакта укытучының гаделсезлеге турында сөйләмәкче идем, беркайчан да укытучыларыңны хурлап сөйлисе булма, дип ачуланды. Хәзер әти-әни, баласы белән бергәләп, укытучыдан гаеп эзли. Укытучының абруе артса, яшьләр мәктәптә эшәргә курыкмас иде", - ди Эльмира ханым.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан кадрлар буенча мәгълүмат алу катлаулы эш булып чыкты. Түрәләрнең рөхсәте кирәк, диделәр, саннарны сер итеп саклыйлар, ахрысы. Аптырагач, министрның кесә телефонын җыярга мәҗбүр булдык.
- Яңа уку елында педагоглар тиешенчә тупланган. Мәктәпләрдә укытучылар җитә, сыйфат мәсьәләсендә, камиллекнең чиге юк, әлбәттә. Физика, математика, химия укытучыларына кытлык бар, - диде Энгель Фәттахов. - Мәктәпләргә килүче яшьләр саны арта бара. Дүрт укытучының берсе - 35тән яшьрәк мөгаллимнәр. Быел педагогик вузларны тәмамлаучыларның 90 проценттан артыгы үз һөнәре буенча эшкә урнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев