Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Урдалы китапханәсендә мөмкинлекләре чикләнгәннәр белән очрашу үткән

Инвалидлар декадасы уңаеннан, мөмкинлекләре чикләнгән авылдашларыбыз белән очрашу булды. Очрашуга балачактан инвалидлар чакырылган иде. Алар өчен Фәнис Яруллин һәм Гакыйл Сәгыйров китапларыннан китап күргәзмәсе оештырылды. Очрашуда катнашучылар кургәзмә белән таныштылар, бу ике язучы-шагыйрьнең биографияләрен һәм китапларыннан берничә шигырьне тыңлап үттеләр. Аннары әңгәмә чэй табыны артында дәвам итте.Кем нәрсә белән шөгыльләнүләре...

Инвалидлар декадасы уңаеннан, мөмкинлекләре чикләнгән авылдашларыбыз белән очрашу булды.


Очрашуга балачактан инвалидлар чакырылган иде. Алар өчен Фәнис Яруллин һәм Гакыйл Сәгыйров китапларыннан китап күргәзмәсе оештырылды.

Очрашуда катнашучылар кургәзмә белән таныштылар, бу ике язучы-шагыйрьнең биографияләрен һәм китапларыннан берничә шигырьне тыңлап үттеләр. Аннары әңгәмә чэй табыны артында дәвам итте.Кем нәрсә белән шөгыльләнүләре турында фикер алыштылар. Мәсәлән, Бикбов Мөнир җәй көне балыкка йөрүе турында сөйләде. Аларның, сәламәтлекләре әллә ни шәптән булмаса да, һэркайсының үзенең нинди дә булса шөгыле булу куандырды . Кунаклар төрле уеннар да уйнадылар, татар көенә рәхәтләнеп биеделәр. Елдагыча, бу очрашудан бик кәнагать булып, оештыручыларга рәхмәтләрен әйтеп таралыштылар. 10 кеше катнашты, дип хәбәр иттеләр Урдалы китапханәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев