Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Урмышлы укучылары «Батырлар эзеннән» бәйгесендә җиңүче һәм призер булдылар

Урмышлы мәктәбе хәбәр иткәнчә, 12 нче май көнне Әлмәт шәһәренең 1 нче лицей-интернатында III Республикакүләм «Батырлар эзеннән» бәйгесенең бүләкләү тантанасы узды.

Тантанада ТР Фәннәр академиясе вәкилләре, Әлмәт мәгариф бүлеге хезмәткәрләре килгән.

 Быелгы бәйге Фатих Кәрим иҗатына багышланган иде.

Урмышлы мәктәбеннән әлеге бәйге нәтиҗәләре буенча:

-“Үлемнәре белән үлемсезлек яулап ала безнең шагыйрьләр” –Фатих Кәрим әсәрләрен сәнгатьле уку (видеоязма) юнәлешендә җиңүче исеменә Сабир  Хәбибуллин  һәм призер исеменә Сылу Нуруллина  лаек була.

- “Рәсемнәрдә Фатих Кәрим иҗаты” – шагыйрь әсәрләре буенча рәсем ясау юнәлешендә Минибаев Алмаз җиңүче исеменә лаек булган.

Котлыйбыз! Афәрин, укучылар!

Дуслар! Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев