Узып баручы мәеткә тап булган
Кичә кичке вакытта бер егет балалар бакчасы яныннан узып бара торган булган. Аның игътибарын җирдә хәрәкәтсез ятучы ир-ат җәлеп иткән. Ярдәм итәсе килү теләге белән ул якынрак килгән һәм аның аңсыз икәнен аңлап алып тиз арада ашыгыч ярдәм машинасын чакырткан. Урынга килеп җиткән медиклар бригадасы ир-атның инде күптән дөнья белән...
Кичә кичке вакытта бер егет балалар бакчасы яныннан узып бара торган булган.
Аның игътибарын җирдә хәрәкәтсез ятучы ир-ат җәлеп иткән. Ярдәм итәсе килү теләге белән ул якынрак килгән һәм аның аңсыз икәнен аңлап алып тиз арада ашыгыч ярдәм машинасын чакырткан. Урынга килеп җиткән медиклар бригадасы ир-атның инде күптән дөнья белән хушлашканын билгеләгән. Хәзерге вакытта шәхеснең кемлеге һәм үлем сәбәпләре ачыклана.
Бу хәл Чаллыда булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев