Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МХО

Татарстанда «Җиңү армиясенә кушыл!» дип аталган 12 сәгатьлек телемарафон узачак

Трансляцияне «Татарстан – Яңа гасыр» һәм «ТНВ-Планета» телеканаллары үткәрә.

15 июльдә Татарстанда иртәнге 8.00 сәгатьтән кичке 20.00 сәгатькә кадәр «Җиңү армиясенә кушыл!» дип аталган телемарафон узачак.

Дистәләгән кунак контракт буенча хезмәт итүнең өстенлекләре хакында сөйләячәк. Телемарафонга республиканың Әлмәт, Чаллы, Мамадыш, Түбән Кама, Яшел Үзән һәм Лениногорск һ.б. шәһәрләрендә дә яшәүчеләрнең кушылуы көтелә, шулай ук хәбәрчеләрнең махсус операция зонасыннан репортажлары, «Безнең Геройлар» циклына кергән фильмнарның трансляциясе дә тәкъдим ителә.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре, Россия Геройлары, Татарстанның исемле батальоннарына кергән хәрбиләр туры эфирда үз тарихларын сөйләячәк.

Моннан тыш, марафонга «Болгар радиосы» һәм башка телеканаллар да кушылырга ниятли.

Студиядә волонтерлар әзерләгән күргәзмә тәкъдим ителәчәк. Анда дроннар, окоп шәмнәре, коры ашлар һ.б. белән танышырга мөмкин.

Марафонга шулай ук «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми төркемендә һәм TNV.RU сайтында да кушылырга мөмкин.

  • Хәзер потенциаль хәрбиләр өчен контракт нигезендә хезмәт итү буенча тагын да яхшырак шартлар тәкъдим ителә. Татарстанда бер тапкыр миллион 1 сумга кадәр акча алырга була, һәр ай саен хәрбиләргә 210 мең сумнан артык акча түләнә. 2024 елның июнь-июль айларында арттырылган түләүләр алырга мөмкин.

 
    РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтыннан белергә була.

 

https://www.tatar-inform.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев