Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Яңа уку елы яңалыклар алып килә

Мәгариф өлкәсе заман белән бергә атлый. Безнең мәктәпләрдә бу яктан хәлләр ничек, яңа уку елына нинди бурычлар куела? Бу хакта Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин белән сөйләштек.

 

-    Вагиз Самиуллович, хәзер мәктәпләр заманча дип әйтәбез. Безнең мәгариф учреждениеләрендә “заманча” дигән төшенчә ничек чагылыш таба?

-    Безнең барлык белем бирү учреждениеләре Россия Мәгариф министрлыгы,  Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы куйган таләпләргә туры килә. Белем бирү системасы шулхәтле тиз үсеш ала, заман белән бергә атлый. Илдә цифрлаштыру, икътисадта цифрлаштыру бара һәм без укучыларны мәктәптә вакытта олы тормышка әзерлибез. Балалар кулындагы төрле гаджетлар – алар заманча белем алуга эшләргә тиеш. Бу – белем бирүдә цифрлаштыру.  Күп кенә укытучылар каникулда укуларда, курсларда булдылар, быелгы уку елында укучыларга да әлеге цифрлы платформаларны үзләштерергә туры киләчәк.

-    Мәгариф учреждениеләре яңа уку елына әзерме?
-    Әйе, комиссион тикшерүләр үтте, комиссия 33 мәктәпне, 51 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен, 3 өстәмә белем бирү учреждениесен һәм балалар йортын тикшердеКазанда булган фаҗигале хәлдән соң, республика гомумбелем бирү учреждениеләрендә куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча эшне көчәйтте. Сүз балаларны тере сак белән тәэмин итү турында бара.

 - Кайсы мәгариф учреждениеләре яңартылган “йөз” белән каршы алачак?
- Республика программасы буенча Федотовка мәктәбендә һәм 27нче балалар бакчасында капиталь ремонт эшләре башкарылды. Шулай ук быелдан Татарстанда эшли башлаган  республика программасында катнашабыз, ул – мәктәп ашханәләрендә азык-төлек блокларын модернизацияләү. 11нче гимназия, 1нче, 7нче мәктәпләрдә азык-төлек блоклары яңартыла. “Мәгариф” милли проекты кысаларында тормышка ашырылучы  “Үсеш ноктасы” цифрлы һәм гуманитар юнәлешле белем бирү үзәкләре  быелгы уку елында ике авыл мәктәбендә: Зеленая Роща һәм  Иске Куакта ачылачак. “Үсеш ноктасы” – федераль, ягъни илкүләм проект. Аның максаты – шәһәр һәм авыл мәктәпләренең техник базалары, заманча мөмкинлекләре аермасын киметү. Нефтьчеләр белән социаль партнерлык кысаларында яңа проектлар эшләнелә. Шөгер мәктәбендә биологик лаборатория эшли башлаячак. Үсемлекләрне клонлаштыру буенча мавыктыргыч дөньяда укучылар эшли башлаячак. Үсентеләрне үстереп, сатачаклар да әле. Нефтьчеләр ярдәме белән 24нче бакчада ремонт эшләре башкарылды. Нефтьчеләр проекты буенча 1нче һәм 4нче мәктәпләрдә санитар зоналарда капиталь ремонт үткәрелә. Социаль партнерлык кысаларында нефтьчеләр Лениногорск белем бирү учреждениеләренә саллы гына финанс средстволары бүлеп бирә, зур ярдәм күрсәтәләр.

- Кадрлар мәсьәләсе ничек?
- Кадрлар бүгенгесе көндә бик актуаль тема. Тәҗрибәле, үз эшен яратып башкара торган укытучыларыбызга алмашка кемнәр килүен кайгыртырга тиешбез. Мәгариф хезмәткәрләренең уртача яше – 45. Быел мәктәпләргә һәм балаалр бакчаларына 25 яшь белгеч эшкә киләчәк. Барысы да уңышлы гына эшләрен дәвам итәр дип уйлыйбыз. Укытучылар әзерләү буенча максатчан программа эшли, быел шушы программа буенча 4 чыгарылыш укучысы югары белем алып, дипломлы белгеч буларак, мәктәпләргә эшкә кайтты. Яшьләр коллективка кереп, балаларны яратып, эшләсеннәр иде.

- Яңа уку елының бурычларын да әйтеп үтсәгез...
- Белем бирүдә цифрлаштыру дәвам итәчәк. Без мәктәпләрдә укучыларга белем һәм күнекмәләр биреп, аннары алар аны мәктәпне тәмамлагач, практикада куллана алсын иде. Россия Президенты В.Путин Россия белем бирү системасы илнең иң яхшы унлыгына керсен дигән максат куйган иде, Лениногорск белем бирү системаларына да шушы максат кагыла. Бу төбәкләр, муниципалитетлар дәрәҗәсендә тормышка ашырыла, һәр мәгариф оешмасы үз өлешен кертә. Без балаларга сыйфатлы белем бирү буенча эшлибез, шул исәптән «Мәгариф» милли программасында һәм төрле проектларда катнашу аша да эшлибез. Бурычларның берсе - авыл балаларының көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру. Ә “Мәгариф” милли проекты аларда “Үсеш нокталары”н ачуны күздә тота. Бу уку елының яңалыгы – укучыларны тәрбияләүгә ныклы игътибар бирү, 1 сентябрьдән тәрбия программалары буенча эшләячәкбез.

 

Әңгәмәне тулысынча "ЗАман сулышы" газетында укыгыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев