Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Яхшы табиб авыруның бер тиенен дә калдырмаска тиеш (Марат Кәбиров гыйбарәләре)

* * * Матур ханым ирләр күзен сөендерә, ямьсез ханым - хатын-кызларныкын. * * * Сүз ачкыч кебек. Аның белән теләсә-кемнең йөрәген ачып һәм теләсә-кемнең авызын ябып була. * * * Динни карашлары аркасында аерылыштылар. Ул хатынының фәрештә икәненә ышанырга теләмәде. * * * Барсын да дөрес эшләү әле барсы...

* * *

Матур ханым ирләр күзен сөендерә, ямьсез ханым - хатын-кызларныкын.
* * *
Сүз ачкыч кебек. Аның белән теләсә-кемнең йөрәген ачып һәм теләсә-кемнең авызын ябып була.
* * *
Динни карашлары аркасында аерылыштылар. Ул хатынының фәрештә икәненә ышанырга теләмәде.
* * *
Барсын да дөрес эшләү әле барсы да яхшы булачак дигән сүз түгел.
* * *
Сөйгәнең фәрештә булсын дисәң, аны җәннәттә яшәт.
* * *
Өйләнү өчен ике кеше зарур: ялгыз кыз һәм хәстәрлекле ана.
* * *
Бармак күккә күрсәткәндә, ахмак бармакка карый.
* * *
Яхшы табиб авыруның бер тиенен дә калдырмаска тиеш .
* * *
һәрбер тыйнак кыз үзенә баккан тыйнаксыз карашлардан илһам ала
* * *
Томыш максаты - максатны тормыш итү
* * *
Тормышта яши алмаган нәрсә хыялда яши.
* * *
Колакларына караганда, ул тукмач ярата иде.
* * *
Акчасы күп кешеләрне полиция я саклый, я тапмый.
http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев