Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Якташыбыз Рәмзия Габделхаковадан шигырь

Сугыш чоры балаларына багышлана ул.

Бер апа сүзләре

- Мин - сугышның ятим баласы,

Ул дәһшәтле еллар ярасы

 Гомерлеккә җанда каласы да,

 Мәңгелеккә ияреп барасы...

 Хәтерләмим йөзен әткәйнең,

 Хушлашканда ниләр әйткәнен,

Истә калган бары уелып

Күз яшьләре газиз әнкәмнең...

 

Мин әтине башка күрмәдем,

Бер хат-хәбәр аннан килмәде.

 Булдымы ул, әллә булмады...

Сугыш әтиемне урлады.

 Сугыш безне байтак кыйнады,

Бәхет, шатлыгыбыз урлады.

Балачакта минем туйганчы

 Ипи ашаганым булмады...

 

Алып калды безне ачлыктан

 Алабута белән кычыткан...

Аэңларсыңмы икән, сеңлем,

 Сагынганда икмәк исен мин

 Чыгып китә идем урамга –

Утын әрдәнәсе янына...

Шул чагында авыз-борынга

Тәмле, тансык исләр ягыла,

 Яңа пешкән икмәк исләре...

 

Ул чактагы татлы хисләрне

Ничек икән сиңа аңлатыйм?!

Гаепләмә, әйтер сүз тапмыйм.

Син уйлыйсың инде, мин беләм,

Тамак туямыни ис белән?

Бәлки Ходай ярдәм биргәндер,

 Сөенсен бу бала дигәндер.

 

 Оныттырып ачлык газабын,

Мин хәтерлим шушы исләрнең

Күңелемне ничек назлавын.

Теркәп куй бер шигырь юлыңа,

 Гыйбрәт булсын яңа буынга:

Белсен алар икмәк кадерен.

 Икмәк булмаганда табында,

Алтынның да шатлык түгелен...

Фото:http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев