Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Йокы турында кызык та, уйландырырлык та мәгълүмат

Кешеләр гомеренең өчтән бер өлешен йоклап үткәрә. *Кеше һәр 90 минут саен төш күрә, ә иң озын төшләр (30-45 минутлык) иртәнгә таба керә. *Кешеләрнең гомер буена күргән төшләренең якынча озынлыгы - 6 ел! *Яңа туган баласын тәрбияләгән ата-аналар сабыеның беренче яшәү елында йокыларының 400-750 сәгатен югалта икән. *2 яшькәчә сабыйлар...

Кешеләр гомеренең өчтән бер өлешен йоклап үткәрә.
*Кеше һәр 90 минут саен төш күрә, ә иң озын төшләр (30-45 минутлык) иртәнгә таба керә.
*Кешеләрнең гомер буена күргән төшләренең якынча озынлыгы - 6 ел!
*Яңа туган баласын тәрбияләгән ата-аналар сабыеның беренче яшәү елында йокыларының 400-750 сәгатен югалта икән.
*2 яшькәчә сабыйлар төшне күп күрә. Бала ана карынында да төшләр күрә, диләр.
*Билгеле булганча, балаларда йокымсырау 8-9 яшьләрдә генә барлыкка килә. Ә аңа кадәр сабыйлар каты йокыга тала, алар йокымсырый белмиләр.
*Яшүсмерләргә 10 сәгать йокларга кирәк, ә 65 яшьтән олырак булганнарга - 6 сәгать, урта яшьтәге кешеләргә иң яхшысы - 8 сәгать.
*Күзәтүләр нәтиҗәсе буенча, 6-7 сәгать йоклаган кешеләр арасында үлем саны 8 сәгатьтән артык йоклаганнарга караганда азрак.
*Тәүлегенә 6 сәгатькә кадәр йоклаучыларның нибары 3 проценты гына үзен яхшы хис итә ала.
*Яткач 5 минут эчендә йоклап китәсез икән, димәк, сезгә йокы җитми. Идеаль вакыт арасы - 10-15 минут.
*Тиз йокы фазасы баш мие эшчәнлеген арттырырга ярдәм итә.
*Шунысы кызыклы: кеше төштә һәрчак хәрәкәт итә.
*Гырылдап йоклаган чакта төш күрмиләр. Кешеләр йокының акрын фазасында гына гырылдый, ә бу фазада төшләр керми.
*18 тәүлек, 21 сәгать, 40 минут. Бу - кешенең Гиннесның рекордлар китабына кертелгән иң озын йокламаган вакыты. Рекорд куючы әйтүенчә, бу вакыт эчендә аның күрү сәләте начарланган, сөйләме, хәтере һәм игътибары бозылган, саташа башлаган, аңы томаланган.
*Сомнифобия авыруы булганда кеше йокларга курка.

Язгөл САФИНА әзерләде.

http://omet-rb.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев