Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Зәй-Каратай мәктәбе укучысы Илдан республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә призлы урын алды

Илдан Әхмәтов фәнни эш белән чыгыш ясаган.

Зәй-Каратай мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Илдан Әхмәтов республикакүләм конференциядән призлы урын белән кайтты.

Илдан фәнни проект җитәкчесе - Резедә Камалетдинова белән Зәйгә «Эзләү һәм казанышлар горизонтлары» икенче республикакүләм фәнни-гамәли конференциягә бардылар. Секция утырышларында республиканың төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан 150дән артык укучы һәм 20 укытучы катнашкан.

“Әлеге конференциядә без быел беренче тапкыр гына катнаштык. Илдан Әхмәтов  “Туган якны өйрәнү” секциясендә авыл тарихы буенча фәнни-эзләнү эшен яклады. Башта эшебезне экспертлар хөкеменә җибәрдек. Аннары конференциягә чакыру килде. Республиканың Азнакай, Сарман, Бөгелмә, Әлмәт, Җәлилдән катнашучылар күпләп килгән иде. Илдан – талантлы, тырыш укучы”, - ди Резедә Камиловна.

Илдан Әхмәтов көз аенда Казанда үткән “Туйкин көннәре” чарасында да тикшерү эше белән чыгыш ясаган иде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев