Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Зәй-Каратайның спорт сөюче гаиләләре ГТО тапшырды

“Хезмәт һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы ил халкын физик тәрбияләүнең массакүләм спортны популярлаштыру, милләтне сәламәтләндерүгә юнәлдерелгән алымнарның берсе.

ГТО комплексын гамәлгә ашыру кысаларында яшьләре буенча 11 төркемдә сынауларның төрле төрләре буенча нормативлар үтәү каралган.

Гаилә елы уңаеннан, Зәй-Каратай мәктәбендә сәламәтлекне ныгыту һәм ГТО таләпләрен үтәү өчен гаиләләр җыелды. Әхмәтҗанов Риф, Галина һәм Рәфис, Якупов Ринат һәм Роза, Валиева Любовь һәм улы Инсаф бу чарада актив катнаштылар. Алар  үз яшьләренә туры килә торган төркем өчен куелган таләпләрне уңышлы гына үтәп, таныклыклар тапшыру тантанасында катнаштылар.

Тапшыру тантанасы Лениногорскида “Милләтләр кроссы”чарасы вакытында үтте.  Бу чараны оештырган өчен районыбыз җитәкчелегенә, мәгариф идәрәсенә һәм мәктәп администрациясенә рәхмәтебезне җиткерәбез.

Спорт белән шөгыльләнү һәм сәламәт яшәү рәвешенең кирәклеген һәрвакыт аңлап, тынычлыкта, иминлектә гомер итергә язсын. Авылыбыз урамнарын кичке якта һәрвакыт төркем-төркем скандинав йөреше белән барган  апалар, велосипедка утырып йөрүчеләрне, кышын чаңгыда шуучыларны да бик еш очратырга мөмкин. Димәк, халык үз сәламәтлеген кайгырта һәм озак яшәү серләрен һәркем үзе өчен акрын гына ача. Киләчәктә дә бу юлны сайлаучыларның күбрәк булуын теләп калабыз.

Спорт һәм мин, һәрвакыт янәшә,
Волейбол, баскетбол, шахматны
Уйныйбыз кара-каршы.
Оттыручы юк арада
Без һәрвакыт отышта.

 
Резедә Камалетдинова,  Зәй-Каратай мәктәбе

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев