Зәйнәп: "27 ел бергә эшләгәннән соң, Зөфәр "сәхнәгә бүтән чыкмыйм" диде"
Татарстанның халык җырчысы Зәйнәп Фәрхетдинованың профессиональ сәхнәдә чыгыш ясавына 27 ел була.
Бу уңайдан ул "Һәркем үзе" дигән яңа программа әзерләгән. Иҗади эшчәнлегендә генә түгел, тормышындагы соңгы үзгәрешләрне дә барлап, Зәйнәп Фәрхетдинова журналистларга болай дигән: "27 ел бергә эшләгәннән соң, Зөфәр: "Бүтән сәхнәгә чыкмыйм", - диде. Ә мин җырсыз яши алмыйм, иҗат юлымны үзем генә дәвам итәм. Олы улыбыз Булат та минем белән. Образымны да үзгәрттем", - дип сөйләгән җырчы.
Чыганак:http://Ирек мәйданы
Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=23813
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев