Әбри Хәбриев: «Салмыш, тиле-милеләрне уйнап йөргән чакта, бу тормышта да юләрдер, диделәр»
Кеше көлмичә яши аламы? Юмор – ул дәвалау чарасымы? Татар нәрсәдән көләргә ярата һәм нәрсәдән көлә белми? 1 апрель – Көлке көне алдыннан без юмор остасы Әбри Хәбриев белән сөйләштек, шушы һәм башка сорауларга җавап эзләдек.
– Ни хәл?
– Аллага шөкер, бар да тәртиптә. Әкренләп концертлар сезонын ачып җибәрдек. Һәрвакыттагыча, «Татар радиосы»ндагы иртәнге эфирда гөрлибез. Өй белән радио арасында һәм вак-төяк эшләр белән чабып тик йөрим.
«Юмор минем юанычым иде…»
– Сез, гомумән, элеккеге «юләр» образыннан читләштегез, ахры.
– Салмышлар, «дураклар», тиле-милеләрне уйнап йөргән чакта, бу тормышта да юләрдер, җилбәзәктер инде, дигән фикер чыкты минем турында. Ләкин бу – сәхнәдәге образ гына. Мин электән үк тормышка салкын акыл белән карыйм. Яшьлек юләрлегенең тәэсире сизелгәндер инде, анысы кемдә булмаган? Әмма мин үземне, элек акылсыз идем, дип әйтә алмыйм. Минем белән таныш булган кешеләр дә раслый ала моны.
Образга килгәндә, тамашачы да туйды аннан. Үзем дә җитдилеккә басым ясыйм. Шигырьләр күбрәк укый башладым. Хәзер аларны йотлыгып тыңлыйлар, элек кабул итүче аз иде.
– «Юмор – битлек, күңел төшенкелегеннән котылу чарасы» – шулай ук сезнең сүзләр. Хәзер дә шулаймы?
– Юктыр. Элек, чыннан да, тормыш кыенлыкларыннан качу, сәхнәгә чыгып, тулысынча онытылу ысулы, юаныч иде ул. Тормыш бит ул – тәҗрибә мәйданы. Сине алдыйлар, хыянәт итәләр. Менә шулар мине чыныктырды. Монда сүзем мәхәббәт өлкәсе турында түгел.
Хәзер инде юморны мин яратып башкара торган эшем, тормышымның аерылгысыз бер өлеше буларак кабул итәм. Миңа калса, битлек киюдән инде мәгънә юк. Аны салып, элеккечә кешеләргә ышанучан холкыңнан ваз кичеп, кырыс, салкын акыл белән эш итү кулайрактыр.
– Иң моңсу кешеләрне, бик күп шаяра, диләр. Килешәсезме?
– Әйе. Без дә бит башкалар яшәгән җәмгыятьтә яшибез, тамашачы кичергәнне кичерәбез. Әмма юмор остасы, башкалардан аермалы буларак, тормышның рәхәт чагыннан да, кыенлыклардан да кызык таба белә. Аерма да түгелдер инде, билгеле бер үзенчәлектер бу. Шуның аркасында юмор осталары сизгеррәк, күпкә хислерәк була. Күп нәрсәне йөрәкләренә якын ала, хис-кичерешләргә тизрәк бирешә алар. Шул исәптән, күңел төшенкелеге, депрессиягә дә.
– Кеше, гомумән, юмордан башка яши алмый кебек. Соңгы арада «юморотерапия» төшенчәсен дә еш куллана башладылар. Үзегезне терапевт итеп хис итәсезме?
– Бәлки. Сине карарга, тыңларга төрле кеше килә бит. Араларында күптән түгел кайгы кичереп, бушаныр өчен килүчеләре дә юк түгелдер. Концертта күрсәтелгән чыгышларны карап, сөйләнелгән мәзәкләрне тыңлап, ул бер мизгелгә онытылып, җанына рәхәтлек алып кайтып китәргә мөмкин. Тамашада елмаеп-көлеп утыргач, болай да була икән бит, дип тә уйлый ала ул. Көлү бәхет гармоннары бүлеп чыгара, ә алар исә баш миен җиңелрәк эшләтә, башка юнәлешләр эзләргә мәҗбүр итә.
Иртәнге эфирларда да шулай ук. Без яңалыклар сөйлибез икән, үз фикеребезне дә «кыстырабыз». Ә ул күбесенчә юморга корылган була. Шул эфирлардан соң «сезне тыңлавы рәхәт», «иртәдән кәефне күтәрәсез» кебек фикерләр ишетәбез икән, күпмедер дәрәҗәдә терапевттыр инде без дә.
– Сез бит әле пародия остасы да. Кабатларлык кабатланмас тавышлар бармы бүген?
– Кемгә дә булса пародия ясаганда, аның тавышының тембраль аһәңен отып алырга тырышасың. Җырчылар бер-берсеннән нәкъ тә шуның белән аерыла. Ә инде тавышлары охшаш булса, җырлау манераларын өйрәнәсең.
Соңгы арада гына пәйда булган җырчылар һәм җырлар истә калмый. Ә мин җыр беренче яңгырашта ук истә калырга тиеш дип уйлыйм. Радиода эшләгәч, яңа җырларны күп ишетергә туры килә. Аларның күбесен урыс сүзләре белән җырласаң, чат урыс җыры килеп чыга. Ягъни көйләре татарныкы түгел. Ярар, иртәнге эфир вакытында шуларны берничә кат тыңлыйсың да онытасың. Аннары ул ротациягә китә һәм көн дәвамында әллә ничә кат яңгырый. Әлеге система «зомбирование», ягъни бер үк әйберне берничә кат кабатлап торып, кешенең баш миенә сеңдерү дип атала. Берникадәр вакыттан соң син дә ул җырларны ихтыярсыздан көйләп йөри башлыйсың. Яңа җырларның күбесе менә шул рәвешле генә истә кала.
Блиц-сораштыру:
– Тәүлекнең кайсы вакытын яратасыз?
– Төнне.
– Ә ел фасылларыннан?
– Җәй.
– Сез популярмы?
– Юк. Популяр булсам, Казанда бишәр көн концерт куя алыр идем.
– Шаяру язу кыенракмы, җыр язумы?
– Шаяру язу кыенрак. Ул – бик катлаулы нәрсә. Ә җыр ул – күңел халәте. Музыка теориясен аңлаган кеше буларак, миңа җыр язу күпкә җиңелрәк.
– Иң зур хыялыгыз?
– Хыялларым күп. Бер акыллы кеше: «Алга куйган максатларың, хыялларың, планнарың турында кешегә сөйләмә», – диде миңа. Соңгы арада мин шул кагыйдә буенча яшим, чөнки көнләшүчеләр гаять күп. Соңгы елларда бик күп дуслар бакыйлыкка күчте. Картлык көнен, үзеңнән соң килгән буынның үсеп җитүен күрү һәм аларның саф татарча сөйләшкәнен ишетү – зур хыялларымның берсе.
Лилия Гыймазова
https://vatantat.ru/2022/03/78195/
https://vk.com/daniar_xabriev фото алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев