Динә Латыйпова: «Буталчыклар булса да, гаиләне саклап кала алдык»
Татарстанның атказанган артисты Динә Латыйпованы мин чын хатын-кыз эталоны дип әйтер идем. Тәмле итеп сөйли, җырлый белә. Таланты, чибәрлеге, уңганлыгы, зирәклеге белән таң калдыра. Динә апа белән иҗат, сәнгать, гаилә темаларына аралаштык.
«Китабымны сатам дигән максат белән чыгармадым»
- Динә апа, күптән түгел беренче китабыгыз чыкты. Берәр кайчан үзегездә шулай язу сәләте ачылыр, китаплар чыгарырмын дип уйлый идегезме?
Ул турыда гомердә дә уйлаганым булмады. Әмма мин мәктәптә укыганда сочинениеләрне бик яратып яза идем. Табигать күренешләрен күзәтеп, яратып сурәтләгәннәрем исемдә.
Ә китапка килгәндә, берәү миңа үзенең тормыш юлын, язмышын сөйләде дә, туктале, инстаграмга берничә бүлек язып куйыйм әле мин моны дип кенә тотынган идем. Мәк чәчәкләре ачылып килгән матур вакытлар булгач, исемен дә озак уйлыйсы булмады. Хикәяне бик бирелеп укый башладылар да, минем күңелем үсеп, тагын иҗат ителде. Шулай инстаграмга языла-языла, зур әсәргә әйләнде ул. Халык кулга тотып укыйсы килә дип сорый башлагач, китап итеп чыгарырга булдык.
- «Мәк чәчәге» ндә тормышыгыздан алынган урыннар да бармы?
Әсәр язганда бөтен образларны үзең аша кичерергә кирәк.Үзең аша кичермичә, син ул образларны укучыңа җиткерә алмаячаксың. Монда да шулай ук, кайсыдыр урыннарны үзеңнең тормышыңнан да аласың, кайвакыт шушы геройның бер өлеше булып та кереп китәсең. Үз тормышыңдагы вакыйгалар, кичерешләр урын алмаса, әсәр ул кадәр үк уңышлы булмыйдыр дип уйлыйм. Ләкин бу сүзләрне мин — үзешчән, беренче тапкыр әсәр язган автор буларак әйтәм. Башка язучыларның ничек иҗат итүен әйтә алмыйм. Бу — минем күңел халәтем.
«Катлаулы сынаулар булганда, дәшми түздем»
- Динә апа, яшь чакларга кайтыйк әле. Кем кемнең башын әйләндерде, сез Рафаэль абыйныкынмы? Әллә ул сезнекенме?
Төгәл генә әйтә дә алмыйм. Без танышканда Рафаэль районда танылу алган шәхес иде инде. Чаңгы буенча спорт мастеры буларак та, артист буларак та аның турында район газетасында бик еш язалар иде.
Мин Буада медучилищеда аларның авылы кызлары белән бергә укыдым. Җиңүнең 40 еллыгына багышланган бер бәйгегә әзерләнешергә алар авылда мәдәният йортында эшләп йөрүче Рафаэльне дә чакырдылар. Бәйгегә әзерләде дә: «Мин әле иртәгә дә киләм», — дигән була. Ә мин инде: «И, Рафаэль абый, көн дә йөри алмассыз, гаиләгез, хатыныгыз ачуланыр», —дидем. «Мин бит әле өйләнмәгән», — ди сузып кына.
Бәйгедә алдынгы урын алдык та, шул җиңү хөрмәтенә дискотека ясап, бәйрәм иттек. Өйләнмәгән абыебыз да килде, шуннан соң безне озата кайтты. «Динә, мөмкинме сезнең белән сөйләшеп торырга?» — дигән була. Оялчан гына, шул хәтле итагатьле инде. Группаңа шулай булышып йөргән хөрмәтле абыеңа ничек «юк» дип әйтәсең инде. Сөйләшеп басып тордык, шигырь укып күрсәтте. Шул көннән безнең якка йөрүен ешайтты бу. Бераздан миңа үзенең мәхәббәтен аңлатты. Үз-үзен тотышы, мәгънәле булуы белән хөрмәт яулады, аннан шул хөрмәт мәхәббәткә әверелде.
Гаилә коргач кайда яшәдегез? Авыр чаклар да булмый калмагандыр.
Без башта Рафаэль абыегызның төп йортында, Толымбай авылында яшәдек. Районга йөреп эшләдек. Аннары районга күчендек, аякка бастык, фатир алдык. Ул арада дөнья нужасы белән көрәшү дә, сәламәтлек бик нык какшап алган вакыт та булды. Бөтен кешенеке кебек безнең тормыш та каршылыкларсыз гына бармады. Кайчак куян кебек посып торасың, кайчан җанварга әйләнәсең, усалланып теш күрсәтәсең. Шунсыз аларны җиңеп булмый.
Гаиләдә буталчык вакытлар булдымы, Динә апа?
Булмады түгел, булды. Ләкин ничек булса даЮ без тормышны саклап кала алдык.
Сезнең зирәклек хисабынамы?
Бүгенге көндә гаиләнең бөтенлегенә Рафаэльнең дә аек акыл белән, үлчәмне дөрес итеп сала белүе йогынты ясамый калмагандыр. Кызу канлы булсам да, катлаулы сынаулар булганда мин дә дәшмичә түзеп кала белдем.
Тормышны саклап калдык дип әйтергә яратабыз. Әмма бүгенге көн әле ул гомернең азагы дигән сүз түгел. Урамга чыгуга сине нинди текә борылыш көтеп торганын әйтеп булмый. Теләсә кайсы минутта таеп егылуың бар.
Рафаэль абыйның начар гадәтләргә бирелгәне булдымы?
Безнең гаиләдә бер гадәт бар — тормышта нинди генә авыр очрак булса да, без үткәннәрне айкап, кычкырышып, әрләшеп утырмадык. Кирәк булса, үз сүзебезне әйттек, әмма балалар алдында үзара проблемаларны күрсәтмәскә тырыштык. Хәзер дә үткәннәргә кайтмыйбыз. Битне яптың икән, аны кире ачарга кирәкми.
Тулырак: https://intertat.tatar/news/showtime/21-01-2022/din-latyypova-butalchyklar-bulsa-da-gail-ne-saklap-kala-aldyk-5847426 сайттан укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев