Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Марат Яруллин: «Мине аңлый торган кеше кирәк»

Күп кенә яшь кызларның йөрәген әсир итәргә җитешкән, яшь җырчы Марат Яруллин белән җәһәт әңгәмә кордык. «Өйдә абый баянда уйнады, әти җырлады. Үземне бүтән һөнәрдә күрмәдем дә. Әти юрист булуымны теләде. Ә мин Мәскәүгә чыгып киттем», - ди ул.

– Казлар сурәтләнгән мерч чыгара башлагансың. Ни өчен казлар соң?

– Тормышыма казларның килеп керүен сизми дә калдым. Бер вакыт концертта уенчык казлар чыгарып бирделәр. Социаль челтәрләргә фото куйгач, һаман шул казларны бүләк итә башладылар. Сургут якларында чыгыш ясаганда 2 метрлысын бирделәр. Машинада урын да юк иде. Себер буйлап, шул каз өстендә утырып йөрдем. Аннан уенчыклар урынына ашый торган каз китерегез, дидем. Сорагач, алып килделәр (көлә). Хәзер томшыгына гөлчәчәк капкан каз төшерелгән шапка, худиларны бөтен кеше ала ала. 

– Алайса эшмәкәр булып киттең?

– Әйе, әзрәк эшләп карыйбыз. Бөтен салымнарны да түлим (көлә). Төркемебез зур, стилистым да бар. Алар төрле-төрле дизайннар тәкъдим итә, соңгы сүз минем артта кала. 

– Өстеңдәге киемең хоккейчы сеткасына охшаган. Әллә кызыксынасың?

– Болай гына кидем. Кечкенә чакта көннәр буе футбол уйнадым. Иң яраткан спорт төре иде. Аннан 3 ел бертуктаусыз спортзалга йөрдем. Элек хоккейны яратмадым, телевизор, социаль челтәрләрдән генә күргәнем булды. Узган елны дустым хоккейга чакырды. Беренче тапкыр үз күзләрем белән карадым. Шаккаттым, тәнем буенча каз тәннәре йөгерде. “Трус не играет в хоккей”, – диләр бит, чын ир-атлар уены икән. Хәзер мөмкинлегем булганда, дуслар белән хоккейга йөрим.

– Балачакта кем булырга хыялландың?

– Кечкенәдән җырга-моңга тартылдым. Өйдә абый баянда уйнады, әти җырлады. Үземне бүтән һөнәрдә күрмәдем дә. Әти юрист булуымны теләде. Ә мин Мәскәүгә чыгып киттем. Ул үгетләп карады, әмма мин үз сүземдә нык тордым. Ахырга кадәр каршы иде.

– Ә хәзер ничек?

– Әти-әнием минем белән горурланалар.  Гаиләбез бердәм, бер-беребезгә ярдәмләшеп, булышып торабыз.

– Гадәттә, егетләр тормыш иптәшен әнисенә охшатып сайлый. Синең әниең нинди кеше?

– Әни турында бер сүз белән генә әйтеп бетереп булмый. Минем әни нәкъ шушы кеше булуына шатмын. Ул барысын да аңлый. Беренче татуировканы ясаткач та: “Барысын да үзең беләсең, әмма чама турында онытма”, – диде.

– Ничә татуировкаң бар? 

– Бишәү.

– Кызларга чәчәк урынына кулыңдагы татуировканы - гөлчәчәкне  бүләк итәсеңме?

– Беренче очрашуда түгел инде (көлә). Романтик рухлы кеше бит.

– Сиңа нинди кызлар ошый?

– Пәрәмәч пешерә белә торган (көлә). Камил кешеләр дөньяда юк. Сөйгән ярым минем хисләрне уртаклашырга, бер дулкында булырга тиеш. Нинди һөнәр иясе булуы мөһим түгел. Күңелемә ятсын гына.

– Күп кызлар белән очраштыңмы?

– Тормышымда җитди мөнәсәбәтләр бер генә булды. 3-4 елга сузылдылар. Без бер-беребезне аңламадык. Холыкларыбыз туры килмәгәндер.

– Холкың авырмы?

– Җиңел түгел. Бәлки, тамашачылар артист белән җитди мөнәсәбәтләр төзү җиңел дип уйлыйдыр. Бу дөрес түгел. Мин бүген Казанга кайттым, иртәгә бер айга гастрольләргә китәм. Кайткач, студиядә булам. Мине аңлый торган кеше кирәк.

– Сөйгән ярың барлыкка килсә, эшне артка чигерергә әзерме?

– Яраткан кешегә вакыт табыла. Гаилә корганчы, тормышымда кызлар беренче урында булмаячак. Ир-ат эшләргә тиеш, дип уйлыйм. Сөйгән ярым алда да, артта да түгел, ул минем янымда булырга тиеш. 

– Син көнчеме?

– Ничек дип әйтим икән? Минеке икән, минеке булырга тиеш инде.

"Шәһри Казан" сайтыннан алынды

Фото: https://vk.com/marat_yarullin_of алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X