Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Рафис Кәлимуллин: «Бөтен кешегә дә ошарга кәнфит түгел бит мин»

Татар эстрадасы, җыр базары, атлар арасында узган балачак, чын дуслык һәм зур хыяллар – җырчы белән ихлас әңгәмә әнә шулар турында.

– Ни хәл?

  – Хәлләр начар түгел үзе. Холкым буенча позитив кеше мин, тормышның ачы мизгелләрендә дә елмаерга көч табам. Хәзерге вакытта җырлар яздырам. Тиздән концертларым башланырга тиеш иде, аларны кичектердек. Мондый чакта концерт куяр өчен гаять күп көч кирәк, халык та бүген әзер түгел моңа.  

– Сезне эстрадага тиз килеп керде, тиз күтәрелде, диләр.  

– Үземне тиз күтәрелдем дип санамыйм. Гомумән, күтәрелмәдем әле мин. Болай белемем буенча юрист булам. Укып бетерүгә, Мәскәүгә чыгып китеп, анда кем генә булып эшләмәдем. Ә иҗат белән Казанга кайткач, очраклы рәвештә диярлек кызыксына башладым. Юри генә яздырган җырдан башланды ул. Башта мәҗлесләрдә җырладым. Шуларның берсендә Фирзәр абый Мортазин белән таныштык. Ул миңа: «Энем, яхшы җырлыйсың икән. Сиңа туры килердәй җырым бар», –  дип, репертуарымдагы иң популяр  «Син минем» җырын бүләк итте.   Ә болай, шәп тавышлы җырчы дип әйтә алмыйм үземне. Шуңа да сузып җырлый торган, катлаулы җырларга алынмыйм да. Дөресен генә әйткәндә, хәзер бит тамашачы тавышка түгел, күбесенчә энергетикага карый. Ә анысы миндә көчле. Андый энергетика белән бүлмәдә эшләп утыра алмыйм, шуңа сәхнәгә чыктым.  

– Мәскәүгә зур максатлар, зур өметләр белән киткән идегезме?  

– Юк. Ул чакта бер кыз белән йөри идем, шуның артыннан киттем.  

– Иҗатка мәхәббәт юктан гына барлыкка килмәгәндер инде?  

– Минем әнием бик матур итеп җырлый. Районда да бик яраталар аның тавышын.  

– Җырга сәләт әниегездән, димәк?  

– Юк. Әнигә охшасам, җырлый белер идем мин (көлә). Энергетика дидем бит әле, безнең әти дә шундый кеше, мин аңа охшаган.

– Балачагыгыз турында да сөйләгез әле.  

– Нурлат районының Кәкре Атау авылы егете мин. Эшләп үстем. Балачагым терлек карап, сыер савып, атка атланып узды. Әти – бригадир, әни сыер савучы иде. Бик бай яшәдек дип әйтә алмыйм. Бер генә ат ярышын да калдырмадым, беренчелекне дә бирмәдем. Буем кечкенә булгач, ат өстенә ялына тотынып, чабып киткәндә сикереп менгәнем әле дә хәтердә. Атка атланып урман-кырларда йөри идем. Безнең яктагы бөтен урманнарны яттан беләм. Хәзер дә авылга кайткан саен диярлек озаклап табигатьтә йөрергә яратам.  

– Авыл турында бигрәк яратып сөйлисез. Шәһәр тормышын ташлап, авылда яшәр идегезме?  

– Зур хыялым ул минем. Үз фатирыбызда яшәвебезгә дүрт ел менә, ә күрше белән утырып сөйләшкән юк. Ә авылда күршең туганыңнан да якынрак. Алай гына да түгел, Кәкре Атау авылындагы һәр кеше якын миңа. Беркөнне РКБда авылдашларымны очраткач, эчемә җылы йөгерде. Җаным, тәнем белән авыл баласы мин. Эх, авылда үз өең булып, атлар асрап яшә идең! Менә шул турыда хыялланам мин.  

– Җырлар сайлаганда, иң беренче чиратта, нәрсәгә игътибар итәсез?  

– Күңелемә йә ята, йә юк. Сүзләренә генә яки көенә генә карыйм дип әйтә алмыйм. Үземә ошамаган җырны җырламыйм, ихлас булмый ул. Минем бит инде күп җырларым, кем әйтмешли, яшьләрчә. И, әти сүгә инде, «Ике палкалы җырлар җырлыйсың», – ди. Шуңа күрә күп җырларымны әти яратып тыңлый торган «Болгар радиосы»на бирмим дә мин.  

– Бүгенге җыр базарын Самосырово чүплеге белән чагыштырулары турында ни уйлыйсыз?  

– Дөрес чагыштыру ул. Җырчылар мине гафу итсен, әмма берсен берсеннән аерып булмый торган, бер мәгънәсез җырлар бик күп бүген. Халыкның ихтыяҗына караганда күпкә артты. Үзем фәрештә түгел, билгеле, минем дә репертуарымда җырлар шактый. Шуңа да бер ел тирәсе яңа җыр чыгармый торырга булдым. Кеше тыңлап өлгерә алмый. Нигә Салават абыйның «Салкын чәен», Рәсим абый Низамовның «Каеннар арасында» җырын, Әлфия апа Авзалова, Илһам абый Шакиров җырларын барыбыз да яттан җырлыйбыз? Чөнки алар «штучный экземпляр» булган. Заманасы башка, дибез, халык шуны сорый, дибез һәм чама хисен онытып җибәрәбез.  

– Бу проблеманы ничек хәл итеп була дип уйлыйсыз?  

– Минем бу сорауга җавап бирергә хакым юк.  

– Шулай да, сез нәрсә эшләр идегез?  

– Җыр базарын контрольдә тота торган худсовет булсын иде, диючеләр белән килешәм мин. Радиога җырларны сайлап кына алуларын таләп итәр идем. Кем акча түли, шуны гына «әйләндерү»  дөрес нәрсә түгел.  

– Сезнең музыкаль белемегез бармы?  

– Кызганычка, юк. Ә белем бик кирәк. Җырлар өчен генә түгел, музыкаль белем бит ул сәхнә осталыгын да үз эченә ала. Халыкны көлдерәм, халыкка ошыйм дип, анекдот сөйләп йөреп кенә булмый. Җырчы уен коралларында уйный белергә тиеш дип уйлыйм мин. Аеруча баянда. Ә минем кечкенә чакта баянда уйнарга өйрәнер өчен мөмкинлегем бар иде. Әмма мин гитараны сайладым. Хәзер үкенәм менә. Инде хәзер вакытым бераз бушады кебек, уку турында уйларга иде.   Блиц-сораштыру

– Эстрадада дусларыгыз бармы?  

– Якын дусларым юк, әмма хөрмәт иткән кешеләрем шактый. Үземне дә яратучылар да, яратмаучылар да җитәрлек. Хәер, бөтен кешегә ошарга кәнфит түгел бит мин.  

– Сез бит әле – әти кеше дә. Булачак киявегез артист булса, каршы килмәссезме?  

– Кем булса да ярый, иң мөһиме – кызымны яратсын, хөрмәт итсен.  

– Нинди әти сез?  

– Таләпчән. Алай да, без көн саен  балам белән озаклап кочаклашып утырырга яратабыз.  

– Иң зур хыялыгыз?

  – Аллаһы Тәгалә соңгы көнемә кадәр эшләргә мөмкинлек, көч бирсен иде. Бер көнемне, бер минутымны да тик утырып уздырасым килми.  

Лилия ГЫЙМАЗОВА

https://matbugat.ru/news/?id=38392

https://vk.com/k.rafis фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рафис калимуллин