Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Раил Гиззатуллин: «Унбиш яшемдә мине туйларга “арчи егете” итеп чакыра башладылар»

Лениногорск шәһәре һәм районы сәхнәләре көтеп алган, тамашачы күңелен дәртле-күңелле, ә кайчакларында моңлы-уйландыргыч җырлары белән әсир иткән якташыбыз Раил Гыйззәтуллин, үз моңын башкалабыз Казан халкына бүләк итәргә әзерләнә.

Үзебезнең шәһәр һәм районда узган бәйрәмнәрнең һәркайсында диярлек аның чыгышларын ихлас күңелдән бирелеп тыңлыйлар һәм эчкерсез алкышларга күмәләр. Раил турында сөйләгәндә шуңа күрә “үзебездә үскән, таланты күз алдыбызда чәчәк аткан егет” дип, авыз тутырып әйтергә була.

Районыбызның  Иске Шөгер авылында туып-үскән талантлы үсмерне, авылдашлары, тирә-күрше авыллар мәктәптә укыган елларыннан ук танып алган.

“Минем беренче кабат дулкынланып тамашачылар каршына чыгуым мәктәптә укыганда булды. Үземнең нилектән шулай җырга гашыйк икәнемне, моның кайчан башланганын әйтеп тә бирә алмыйм, балалар бакчасында чакта ук  тәрбиячеләр өйрәткән җырларны эчемнән генә көйләп йөри идем. Ә мәктәптә укыганда, аеруча 14-15 яшь ләрдә мин моңнан аерылгысыз идем инде, югыйсә, әти-әнием дә алай җыр-моңга бик хирес кешеләр түгел иде. Ә мәктәптә урта сыйныфларда укыганда, безне җыр укытучыбыз, хәзергечә әйтсәк, музыкаль тәрбия бирүчебез  булган Гөлнара Әсхәтовна Вафина минем иң беренче концермейстерым да, аккомпаниаторым да булды. Шул вакытта миңа авыл сәхнәсендә чыгыш ясау өчен синтезаторда фонограммалар ясата башладылар. Үзем өчен махсус көйләр яздыру турында сүз бармый иде әле. Унбиш яшемдә мине туйларга “арчи егете”итеп чакыра башладылар, туйларны махсус алып баручы тамадалар модага бик кереп өлгермәгән иде әле, аларны шул “арчи егетләре” алып бара, туйларның ни дәрәҗәдә күңелле, истә калырлык булып үтүе шул егетләрнең оештыра белү сәләтеннән тора иде. Үткәрүем әйбәт булгандыр күрәсең, мине кат-кат дәшә башладылар”,- ди Раил.

Раил турында, аның җылы кулы белән тотып, изге теләкләр теләп гаилә тормышына кертеп җибәргән парларның да фикерләрен ишеткән бар: “Бик матур, җылы һәм ихтирамлы итеп алып барды, уен-мәзәкләре урынлы булды, җырлавын бик яратып тыңладык”,- ди шундый парларның берсе. 

Мәктәпне тәмамлагач ул Лениногорск педагогия училищесының музыка бүлегенә укырга керә. Биредә инде талантлы үсмер егетне укытучылар бик тиз күреп өлгерәләр. Ул училищедагы педагоглары Надежда Владимировна Ермолаева, Рәмзия Әхмәдовна Галимова һәм тагын бик күпләргә хөрмәтле һәм рәхмәтле булуын әйтә. Училищда белем алуы белән беррәттән, Раил бу уку йортында эшләп килгән, Рәмзия Әхмәтовна җитәкчелегендәге“Елмай” вокал ансамленә йөри. Лениногорскилылар бу ансамбльне дә бик яхшы хәтерли, региональ, республика һәм зона бәйгеләрендә диплом, дәрәҗәле урыннарга лаек булган егетләр ансамбле тамашачы күңелен яулап алган төркем.

“Безнең ансамбль 2006 нчы елда оешкан иде, училищеда аның бер-бер артлы өч составы эшләде, чөнки яшьләр уку йортын тәмамлап үз юллары белән китә торды. Шунысын горурланып әйтә алам, безнең иң беренче оешкан төркемебездән башлап, ансамбльгә йөргән егетләребезнең күпчелеге мәдәният-сәнгатьтә үз урынын тапты. Алар арасында җырчы, алып баручы, хореография ансамбле җитәкчесе, драма театры артисты, шоумен һәм мәзәк остасы, мәдәният идарәсе җитәкчесе дә бар бүгенге көндә. Раил Гыйззәтуллин беренче һәи икенче составларга да эләкте, шәһәребезнең танылган җырчысы, аның башкалабыз сәхнәсенә үз концерт программасы белән чыгарга әзерләнүенә сөенәм, уңышлар телим”,- диде Рәмзия Әхмәдовна.

Раил Гыйззәтуллин һәм аның курсташлары училищеда укыганда агитбригада булып оешканнар, район авылларына чыгып, халыкка концерт куеп йөргәннәр. Үзенең беренче шәхси концертын Раил үзе укыган училищеда , студент чагында куйган. 

“Үчилищены тәмамлап, кулыма диплом алганның икенче көнендә мин армия сафларына киттем. Хәрби хезмәтән соң башта берничә ел Лениногорск янгынга каршы хезмәт бүлегендә эшләдем, аннан Горгаз оешмасында эшкә килдем. Кайда гына эшләсәм дә мәдәният-сәнгать дөньясыннан читтә булмадым. Укыган вакытта ук Мәдәният сараенда “Ядъкәр” ансамбленә, аннан үзебезнең халык театрына йөрдем. Утыз яшемә сәхнәдә үземнең юбилей концертымны башкарып чыктым. Әлбәттә, бу зур эштә миңа иҗатташ дусларым да булышы, дусларсыз бернәрсә дә булмый бит”,- ди Раил. 

Шөгер ягы гомумән талантларга бай  бит, юкка гына “хәзинәләр төбәге” димиләр инде. Раил Гыйззәтуллин үзенә бик дустанә мөнәсәбәттә булган Һәрчак вакыт табып, аның  концертларда чыгышын тыңларга  килүче якташы Люция Мусинаны, дустанә киңәшләр биреп торучы Илсөя Бәдретдинованы ихтирамлап сөйли. Раил Гыйззәтуллин башкалада, республикада узган җыелма концертларда еш чыгыш ясый, аны республикабыздан читтә дә беләләр. Берничә ел рәттән Кемерово өлкәсендә узган Шахтерлар Сабантуенда милли моңнарыбызны халыкка ишеттерүчеләрнең берсе дә ул. Раил Гыйззәтуллинның милли мәдәниятебез үсешенә, аны саклауга һәм үстерүгә керткән өлешен Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты да югары бәяләп, мактау грамотасы тапшырган.

“Минем 35 яшемә Казан сәхнәләренең берсендә үз концертымны куярга ниятем бар иде, бу хыял инде узган юбилеемнан ук килә. Менә ниһаять, миңа ышаныч белдергән дусларым булышлыгы белән ниятемне тормышка ашырып киләм, башкалабыз филормониясенең “Чулпан” мәдәни үзәгендә чыгыш ясаячакмын. Бүгенге көндә минем өчен иҗатташларым Реваль Хисмәтуллин һәм Айгөл Вәлиуллина җырлар иҗат итә”,- ди Раил Гыйззәтуллин.

Җырчы үзе аерым бер җылылык белән яраткан, һәрвакыт үзенә тартып торган Башкала, менә инде ике ел аның үз шәһәренә әверелгән. Бүгенге көндә Раил Казанда яши, әмма иҗат чишмәсенең башы булган, мәдәният-сәнгать дөньясына тәүге адымнарын ясаган Лениногорск төбәген хәтереннән чыгармый, якташларын концертында көтеп кала.

Исламия Галимова


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев