Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Рәзил Камалов: «Рәфинә белән өч ай очрашып йөргәннән соң, бергә яши башладык»

Рәзил Камалов – баянчы. Башкортстанның Тәтешле районы Чургылды авылында туып үскән. “Баянчылар болай да әз алар, ә җырлый торган баянчылар бармак белән генә санарлык” – ди ул.

– Рәзил, баян белән танышуыңны хәтерлисеңме?

– Әлбәттә, хәтерлим. Әтием баянда, ә әнием хромкада уйный иде. Кечкенә чактан ук бу уен коралларын күреп үстем. 9 яшемдә хромкада “Уфтанма” көен уйнарга өйрәндем, аннан соң инде әтинең баянына да күзем төште. Мине уйнарга беркем дә өйрәтмәде, буш вакыт булганда баянны ала идем дә, тарткалап, ниндидер көй чыгарып утыра идем. Табигатьтән бирелгән ишетү сәләте бардыр инде, чөнки ноталарга эләгеп, көйләрне дөрес уйный идем. Әни моны күреп, мине Тәтешледә урнашкан музыка мәктәбенә бирергә ниятләде. Дөресен әйткәндә, ул вакытта әтинең җибәрәсе килмәгән иде, чөнки мин 6нчы сыйныф укучысы гына әле, ә безнең авылдан Тәтешлегә 50 чакрым ара. Әмма әни барыбер үзенекен эшләде, шулай итеп, мин инде 6нче сыйныфта авылдан чыгып киттем дисәң дә була.

– Тәтешледә кайда яшәдең?

– Әниемнең нигез йорты районда урнашкан, анда дәү әнием бар иде, укыган вакытта шунда яшәдем, шуңа күрә тору мәсьәләсе белән авырлыклар булмады. Дәү әнием әле дә исән-сау, Аллаһка шөкер, 95 яшен тутырды. 9нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, музыка көллиятенә укырга кердем, ләкин анда баян буенча дәресләр бик әз керә иде, ул миңа җитеп бетмәде, баянда күбрәк уйныйсы килде. Көллияттә ике ел укыганнан соң, Уфа сәнгать училищесына нәкъ менә баян буенча укырга кердем. Анда мин рус оркестрында уйнадым. Укуым яхшы булганга, конкурсларда күп катнашканга күрә 4 ел уку урынына, училищены 3 елда тәмамладым. Болай экстерн белән укуны тәмамлаган укучылар бик сирәк, бармак белән генә санарлык иде. Ә инде 2009 елда Казан дәүләт мәдәният институтына укырга кердем. 2нче курста укыган вакытта армия сафларына хезмәт итәргә киттем. Аннан соң бер елдан кире әйләнеп кайтып, укуны дәвам иттем.

– Рәзил, армиядә хезмәт ничегрәк узды?

– Армиядәге хезмәтем – бик кызыклы гына, гомер буена истә калырлык матур хатирә ул. Әтием дә, абыйларым да армия сафларында булып кайтканга күрә, ике дә уйламыйча: “Барам!” – дидем. Качу ягын уйламадым да, армия миндә ниндидер кызыксыну уятты. Минем уйлавымча, һәрбер ир-ат та армиядә хезмәт итеп кайтырга тиеш. Гомереңнең бер елы әрәм булса да, ул ел күңелгә уелып кала. Анда булган кызыклы хәлләрне көнләп, атналап сөйләп бирә алам, алар барысы да истә. Әйе, армиядә кирәкмәгән эшләр дә бик күп, мәсәлән, шул ук бәрәңге чистартулар, нарядлар, чирәмне яшелгә буяу (дөрес анысы миңа эләкмәде)... Анда иң мөһиме – солдатның буш вакыты булырга тиеш түгел. Солдат эшсез утырса, аның башына төрле уйлар килергә мөмкин. Армия – ул дисциплинаны, холыкны тәрбияли торган урын.

– Берәр кайчан баянны ташлау теләге булдымы?

– Беркайчан да булмады, моның турында хәтта уйлаганым да юк иде. Баянны яраткан кеше, аннан баш тарта алмыйдыр ул дип уйлыйм. Баян – ул якын дустым, сердәшчем. Тормышта нәрсә генә булса да – бәхетле, яисә киресенчә, төшенкелеккә бирелгән чаклар – баян һәрвакыт минем янәшәмдә. Анда уйнасам, бөтен борчулар юкка чыга, күңелләр күтәрелеп китә. Шулай ук баян хәзер минем “ипием” дә, бөтен эшләрем, бөтен хезмәтем аның белән бәйле.

– Баянчыларның хезмәт хакы күпме соң?

– Күп дип тә, әз дип тә әйтеп булмый. Артуга таба барсын иде, хәзер безнең хезмәтебезне күрә, бәяли башладылар. Бүген баянчыларга бәя үсә бара, чөнки элек баянчылар гел җырчы артында гына басып торган, ә бүген алар алгы планга чыгып, җырчы белән беррәттән уйныйлар. Артистларга кушылып уйнаудан кала, үзебезнең сольный номерларыбыз да бар бит. Баян безнең халкыбызда үз урынын алган, ул һәрбер татарның йөрәгендә. Безгә бик күп мәҗлесләрдә эшләргә туры килә һәм шунысы сөендерә: яшьләр дә, олы буын да бөтен татар халык җырларын баянга кушылып җырлый, сүзләрен дә яттан беләләр. Ә инде хезмәт хакына килгәндә, аны төгәл генә әйтеп булмый бит: ул, беренче чиратта, баянчының дәрәҗәсенә, популярлыгына карый, һәр баянчының үз бәясе бар.

– Бушка эшләгән чаклар булдымы?

– Бушка эшләгән юк, чәй эчереп булса да кайтаралар (көлә). Дуслар, туганнар белән утырганда, әлбәттә, акча сорамыйсың. Ә чакырган җирдә, Аллаһка шөкер, һәрвакыт түлиләр, бәяли беләләр. Эшләгән хезмәтең өчен акча сорый белергә, оялмаска кирәк, чөнки син бу һөнәргә укыган. Мәсәлән, мин 15 ел укыдым, бик күп көч, вакыт сарыф иттем, ни өчен әле мин бушка эшләп йөрергә тиеш?

– Рәзил, ә синең баяннан башка нинди уен коралларың бар?

– Дүрт-биш ел элек миңа тальян гармун бүләк иттеләр. Үзгәртеп, матурлап, аңа “җан” керттем. Шунда уйнарга өйрәнеп, сәхнәгә чыгардым. Бүген дә аны һәрвакыт үзем белән йөртәм, мәҗлесләрдә халык тальянны бик яхшы кабул итә. Шулай ук хромка гармуным да бар, аны мин ике ел элек заказга эшләткән идем. Аннан соң, үзем Башкортстаннан булгач, анда безгә башкорт курае буенча дәрес керә иде, шул курайда да уйный беләм. Кубыз белән татар кураен да яратып кулланам.

– Синең нинди артистлар командасында эшләгәнең бар?

– Иң беренче гастроль сезоным Уфа сәнгать училищесыннан башланып китте. Ул вакытта мин Идрис Кәлимуллин командасында синтезаторда уйный идем, аннан параллель рәвештә баянда да уйный башладым. Икенче-өченче курсларда укыган чакта җырчы Эльмир Газизуллин белән эшләдем. Ә инде Казанга күченеп килгәч, Илсөя Бәдретдинова белән эшли башладым, ул вакытта әле аның төркемендә баянчы юк иде. Илсөядән киткәч, Ленар Нигъмәтҗанов һәм Альбина Бәширова белән эшләдем. Аннан соң Ришат Төхвәтуллин төркеменә килеп эләктем, аның белән ике елга якын эшләдек. Соңгы курста укыган чакта миңа укытучым шарт куйды: “Йә имтиханнарга әзерләнеп, укуыңны яхшы билгеләргә тәмамлыйсың, йә гастрольләрдә йөрүне дәвам итеп, справка белән чыгып китәсең”, – диде. Шуңа күрә Ришат белән эшләүне туктатырга туры килде. Укып бетергәннән соң, бераз вакыт узгач, Рәфинә белән җырлар яздыра, концертлар куя башладык. Бүген дә бергә эшлибез һәм үземне баянчы буларак та үстерергә тырышам.

– Ә Рәфинә белән ничек таныштыгыз сез?

– Бу безнең өчен бик кызыклы сорау, чөнки җавапны үзебез дә белмибез (көлә). Мин Рәфинәгә әйтәм: “Син миңа лайк куйдың, шуннан соң мин сиңа яздым”, – дим, ә Рәфинә: “Юк, мин сиңа лайк куймадым”, – ди. Беренче адымны кем ясаганын әле дә ачыклап булмый. Бәлки ул лайкка ялгыш басылгандыр, белмим, ялгыш куелган лайк язмыш булып чыкты (көлә). Без Рәфинә белән башта социаль челтәрдә аралаша башладык, аннан соң ул җырлаган концертка чәчәк бәйләме күтәреп килдем. Беренче очрашу шунда булды. Концерттан соң машинасына озатып куйдым, икенче көнне кинога бардык. Шуннан йөреп киттек тә инде. 

– Тәкъдим белән озак суздыңмы?

– Юк, безнең мөнәсәббәтләр бик тиз үсеп китте. Өч ай очрашып йөргәннән соң, бергә яши башладык, анда инде тәкъдимгә дә озак калмаган иде. Гыйнварда йөри башласак, июнь аенда без инде никах та укыттык.

– Бик тиз түгелме соң бу?

– Ә нигә сузарга? Вакыт үткән саен син кешене үзең өчен күбрәк ача барасың, аның кимчелекле якларына да игътибар итә башлыйсың. Вакытны сузып йөреп, мәхәббәт сүнергә дә мөмкин бит. Минемчә, кеше гашыйк булган стадиядә өйләнергә тиеш.

– Рәзил, Рәфинә синнән дүрт яшькә олырак. Яшь аермасы сизеләме?

– Баштарак сизелгәндер. Рәфинә миннән олырак булгач, аның тәҗрибәсе дә зуррак, фикерләве дә башкача. Мин әле ул вакытта студент кына, япь-яшь егет идем, өйләнгән фотоларга карап куям да: “Бигрәк малай гына булганмын икән”, – дим. Ләкин хәзер, вакыт узгач, сизелми. Без инде 8 ел бергә, яши-яши, барыбер, бер-береңә күнегәсең.

– Өч бала тәрбияләү авырмы?

– Җиңел дип әйтмәс идем, бала туган саен авырлыклар өстәлә бара. Алар үскән саен вазифалар да арта. Мәсәлән, олы улыбыз хәзер мәктәпкә китте, иртәнге 8гә аны мәктәпкә, уртанчысын балалар бакчасына илтергә кирәк, кечкенәбез әле бәләкәй – аңа да игътибар кирәк. Берәр кая барам дисәң, өч баланы җыеп чыгып китү – ул үзенә күрә бер вакыйга. Гаиләбездә бер яки ике бала гына булуын күз алдына да китерә алмыйбыз. Бик күңелле яшибез. Үсеп җиткәч тә, алар бер-берсенә терәк булачак, Аллаһы боерса.

– Ә балалар белән кем күбрәк шөгыльләнә?

– Икебез дә артист булгач, иртән китеп, кич кенә өйгә кайта торган эштә эшләмибез, Аллаһка шөкер. Шуңа күрә буш вакытыбыз күп кала. Рәфинә дә, мин дә баларга игътибарны тиешле дәрәҗәдә бирәбез дип уйлыйм. Әгәр дә инде озакка сузыла торган эш килеп чыкса, ул вакытта йә минем әнием килә, йә бала караучыны чакырабыз.

– Рәзил, син бит әле баянчы гына түгел, ә җырчы да. Рәфинә белән дуэтларыгызны беләбез, ә үзең генә җырлаган җырларың бармы? 

– Репетруарымда биш җыр бар. Иң беренче җырымны 2009 елда, Уфадан Казанга укырга кергәч яздырган идем. Ә инде дуэтларга килгәндә, бергә җырлаган 10 җырыбыз бар. Дөресен әйткәндә, әлегә үземнең генә җырлыйсым килми, моның өчен бик күп вакыт кирәк, үз стилеңне табу мөһим. Иң беренче чиратта, мин – баянчы, аннан соң гына җырчы.

– Рәзил, хатын-кызны ничек бәхетле итәргә?

– Бөтен соравына: “Әйе-әйе”, – дип торырга кирәк (көлә). Иң беренчедән, терәк булырга кирәк, ул синдә ышанычлы кеше күрергә тиеш. Хатын-кызда тынычлык хисе булса, аңа игътибар биреп, матур сүзләр әйтеп торсаң, хатын-кыз бәхетле була. Ир-ат сүзләрен гамәлдә күрсәтергә тиеш дип уйлыйм. Тормыш гел бертөрле барырга тиеш түгел, мәхәббәтне яңартып, бер-береңә сюрпризлар оештырып торырга кирәк.

– Иң зур хыялың нинди?

– Үзебезнең милләтебезгә кирәкле булып яшәп, күп еллар узганнан соң, “Рәзил Камалов” дигән исем ишетелгәч, кешенең күңелендә бары тик яхшы хатирәләр уятырлык эз калдырасым килә. 

Индира.

http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/rzil-kamalov-rfin-beln-ch-ay-ochrashyp-yrgnnn-so-berg-yashi-bashladyk

https://vk.com/razil_kamalov фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев