Рифат Зарипов: «Бәхет тынычлык ярата»
Татарстанның атказанган артисты, җырчы һәм юмор остасы Рифат Зариповны танып алдыгызмы?
– Кыстыбый һәм кычыткан чыпчыгы турында да, «ялгызларга тимәгез», «күңел эретерлек сүзләр бар» дип тә җырлыйсыз. Репертуарның төрлелеген саклау – максатмы? Әллә очраклы гына килеп чыгамы?
– Мин халык теленә «юморист Рифат Зарипов» дип мендем. Җырчы түгел, ә шаян артист. Җырласам да, кызык булырга тиеш, җырлаганнан соң да. Әмма концерт та, тормыш та гел шаярып кына бармый бит. Арада фикер кирәк. Концерт залында тамашачының сигез яшьлеге дә, сиксән яшьлеге дә утыра. Аның берсенә кызык кирәк булса, икенчесе: «Бу бала, сикерүдән туктап, берәр акыллы сүз әйтер микән..» – дип утырырга мөмкин. Шуңа кыстыбые да, ялгызлык турындагы җыры да кирәк. Болында да бит ромашкалар янында шайтан таягы үсә. Ерактан караганда, матур, янына килсәң, сасы ис чыгара торган чәчәкләр дә бар. Җырның да төрлесе булырга тиештер.
– Димәк, сәхнәдәге Рифат – образ гына?
– Әйе. Ләкин сәхнәдә үземне «уйныйм» дип әйтә алмыйм. Ихласлык та, эчкерсезлек тә, ышану да бар. Самимилек тә – үз урынында. Шул ук вакытта сәхнә хәйләлеге дә юк түгелдер. «Чүт-чүт» кенә барысы да кирәк (көлә).
- Кул селтәп, сәхнәне ташлыйсы килгән чаклар буламы?
– Ничек кенә булса да, артист булу – бала чактан күңелдә йөрткән хыялым һәм хәзерге көндәге яраткан эшем ул. Егылып китеп, баштанаяк шунда «чумып» эшлим дип әйтә алмыйм. Ул миңа артык авыр бирелми. Поезд кузгалган – мин аңа утыннар гына өстим. Менә шушы тотрыклылык кадерле. Дөресме бу, юкмы – шулай ук җавабын белмим. Әмма булганына шөкер итә алудан да тәм табам. Дан, исем дип, кем беләндер ызгышып, җыр бүлеп, аерылышып, кушылып йөрүчеләрне аңламыйм. Миңа бу хәлләрдән «смишно». Булмаган әйберне булды дип сөйләү калебемә, күңелемә туры килми.
– Бүген тормышыгызда юмор нинди роль уйный?
– Юмор – минем яшәешем, тормышым инде ул. Безнең гаиләдә юморсыз сөйләшкән кеше юк та бугай ул. Сүзгә кесәгә кермиләр. Сәхнәдә дә шулай ук. Шаярырга, көлдерергә, үземнән көлергә яратам. Әйтик, мин сәхнәгә чыгам да: «Сейчас я буду вести концерт на русском. Потому что русский язык надо знать. Әйе, апа, русчаны белергә кирәк – оныкларыгыз белән сөйләшәсегез бар бит», – дим. Аңлаган кеше аңлый, шулай бит? Көлдең дә оныттың түгел, аз булса да уйландыра торган мәзәкләрне өстен күрәм.
– Бүген сезгә һәм, гомумән, адәм баласына нәрсә җитми?
– Минем командага яхшы музыкантлар һәм шәп биючеләр җитми (көлә). Ә, гомумән алсак, күңел тынычлыгы җитми.
– Тамашачыны аеруча кайсы ягыгыз җәлеп итте икән?
– Гадилек, ихласлык дип уйлыйм.
– Туганлык – ул…
– …Аллаһы Тәгалә бүләге. Аны без сайлый да, кире кага да алмыйбыз. Ничек бар, шулай кабул итеп, рәхмәтле булып, аны сакларга кирәк.
– Улыгыз Ислам, җырчы булам, дисә, нишлисез?
– Бернишләмим. Тәкъдиренә нәрсә язылган, шулай булачак.
– Тормышта үкенеч бармы?
– Юк. Һәм булмасын да иде.
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/07/146961/
© Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев