Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Рөстәм Хәсәнов «Мунча ташы»ннан киткән

«Мунча ташы» татар эстрада театрын белмәүче кеше юктыр. Андагы юмор, оста артистлар гына ни тора. Шуларның берсе, үзенең ябыклыгы белән халык мәхәббәтен яулаган Рөстәм Хәсәнов.

Уфа шәһәреннән ерак түгел генә Нагаево бистәсендә үз көче белән тырышып салган 80 квадрат метрлы бер катлы йортында ипле генә көн күрә. Җәмәгате Айгөл белән 3 бала үстерәләр. Ә “Мунча ташы”ннан китүе, чынлап та гаиләсе хакына.

— Һөнәрем белән мин урманчы. Яшьлегемдә “Мунча ташы”на килеп эләктем тә, баштарак гел юл йөрелде, аннары фатир арендаладым. Гамил абый ярдәме белән бер бүлмәле фатир алгач, бер-бер артлы 3 балабыз туды, кысанайды. Туган ягымда йорт сала башладык. Пандемия чорында концертлар тукталгач, сәхнәдәгеләрнең эшләре кирегә китте бит. Башкалар заводларга эшкә береккәннәр, ә мин беркая да теркәлмәгән... Эшсез ята алмый идем, гаиләне туендырырга кирәк. Без җыенып Башкортстанга кузгалдык. Үз һөнәремә әйләнеп кайттым мин. Нагаевода агач-куак үсентеләре сату белән шөгыльләнүче “Версаль” бакчачылык үзәгенә эшкә кердем. Урам чатына басып, агач-куак үсентеләре саттым. 2020 елда хәтта курьер булып та эшләдем. Телефоннан азык-төлек сатып алырга заказ бирәләр дә, мин ишек төпләренә үк илтеп бирә идем. Үз йортың белән тору җиңел түгел, өчесе дә ир-бала, әти тәрбиясе дә бик кирәк. Төзисе-корасы... Әле менә мунча сала башлаган идем, һаман очлап чыга алмыйбыз. 

— Акча бүлешә алмыйча, талашып китмәдең, димәк?..
— Юк, билгеле. Дөньялар аруланып киткәч, Гамил абый кабат чакырды. Гаиләм — Башкортстанда, мин гел юлда, мондый гаиләнең тәртибе буламы? Айгөлгә дә берүзенә генә өч баланы тәрбияләве авыр, бу да төп сәбәп. Алдан да әйткә килдем. Яшереп эшләмәдем, йорт җиткерүем, гаиләм хәлләре, бөтенесе дә күз алдында. Коллектив алдына басып бөтенесен дә бәйнә-бәйнә аңлатырга тырыштым. Һәрберсе бала үстергән, гаилә туендырган ир-атлар, аңладылар, дип беләм. Гамил абый белән көн аралаш диярлек, шалтыратышып, сөйләшеп торабыз. 

— Эшкә кердеңме әле, Рөстәм? 
— “Туган  тел” каналы сәхнә йолдызларына багышланган 15-20 минутлык тапшыру алып барырга чакырганнар иде, әлегә шунда. Юбилейларда эшлим, концертлар да алып баргалыйм.

— Туганнарың, әниең ничек кабул итте?
— Без өч бала. Олы абыем Альберт миннән 10 яшькә олырак, ул да, Алия сеңлем дә гаиләсе белән Уфада яшиләр. Алар да шатланды: “Бергәрәк яшисе килә”, — диделәр. Әнием дә сөенде. Ул башта ук та каршы иде. Әни үзе дә бит сәхнә кешесе, аңлый иде. Әтием, миңа 9 яшь чагында юл һаләкәтендә һәлак булды. Әни белән алар икесе бер туфрактан — Чакмагыш районының Үрнәк авылында театрлар уйнап, сәнгатькә гашыйк булып үскәннәр. Әтием тикшерүче булып эшләде. Район үзәгендә бик мәзәк кенә юл һаләкәте ясап, ике машина бәрелешә. Ничек килеп чыкканлыгын да озак еллар аңламадык без, әни дә артыннан йөрмәде. Шаһитлар: “Рәдиф гаепле түгел. Ул үз аякларында чыгып басты ”, — дисәләр дә, гаепне әти өстенә аударып калдыралар. Дөресен дәлилләргә үлгән кешенең теле юк бит. Әтинең эченә кан сауган була. Олы улыма карыйм да шушы яшьтән мин әтисез үстем дип уйлыйм. Саматка — 9, Муратка — 4, Раянга 1,5 яшь. Балаларымны әти тәрбиясенә тансыкламасыннар, дим. Бәлки “Мунча ташы”на әйләнеп тә кайтырга туры килер, тик хәзер түгел, соңрак.

— Сезгә бер кыз да кирәк икән...
— Шулай дип төрттерүчеләр күп... Әле боларын аякка бастырырга кирәк! Исән булыйк!..

"Ш.К."

Фотолар: "Мунча ташы" татар эстрада театры. Рәсми төркем.

Мөһим фото: Рөстәм Хәсәновның ВКонтакте шәхси битеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев