Табиблар Илназ Бах турында: “Исем кушып тормагыз, озак яшәмәс”, - дип әйткән булган
Татарстанның атказанган артисты Илназ Баһны тырыш, уңган кеше буларак белә идем. Өйләренә баргач, моңа тагын бер кат инандым. Ишегалдындагы, өйдәге күп кенә корылманы ул үз куллары белән ясаган. Әңгәмәбезне Илназның балачак елларыннан башладык...
– Мин 7 айлык булып туганмын. Табиблар: “Исем кушып тормагыз, озак яшәмәс”, - дип әйткән булган. Балачакта да, үсә төшкәч тә, белгән кешеләр: “Бу шул баламы, шулай үстеме инде?” – дип сорыйлар иде. Төпчек бала булгач, әнигә ияреп йөрдем. Җиләккә, гөмбәгә, ашларга, кунакка әни белән бергә йөри идек. Кая барсак та, мине шигырь сөйләтеп, җырлатып, кесәгә кәнфит, прәнек ише тәм-томнар төяп җибәрәләр иде. Әнием 50 елдан артык медицина өлкәсендә хезмәт куйды. Балалар һәм йогышлы авырулар хастаханәләрендә эшләде, аннары тимер юл вокзалында эшчеләрнең сәламәтлеген тикшерде. Бәби туса да, кеше үлсә дә – гел әни янына килделәр, безнең өйдә һәрвакыт кеше булды. Әти балта остасы иде, аның белмәгән эше юк, бөтен авыл халкы әти янына килә иде.
– Әтиеңне югалтканга ничә ел? Ни сәбәпле мәрхүм булды?
– Әти киткәнгә 12 ел булды. Ул олы улым Камил тугач китеп барды. Әти 69 яшендә үлде, йөрәк диделәр. Аның беркайчан йөрәгенә зарланганы булмады, кинәт кенә вафат булды. Кичтән шалтыратыштык, котлады, “иртәгә бәбине каршы алырга киләбез”, диде. Әмма ул көнне әтине җирләргә кайттык. Башта әтине озаттык, икенче көнне Гүзәл белән Камилне бала тудыру йортыннан алып чыктык.
– Арча районы үзәгендә яшәгәч, музыка мәктәбенә йөрергә дә мөмкинлегең булгандыр?
– Үз теләгем белән сәнгать мәктәбенә укырга кердем. Урамда малайлар белән сугышып кергәннән соң, әнигә: “әйдә, мине мәктәпкә алып бар”, - дидем. Анда 6 ел укыдым. Ике мәктәпне дә бер елда тәмамладым. Мәктәпне тәмамлагач, музыка мәктәбе җитәкчесе Альберт Сәлахович мине Казан музыка училищесына алып барды. Тынлы уен кораллары бүлегенә укырга кердем, училищеда прокатка гобой дигән бик үзенчәлекле уен коралын бирделәр. Ләкин минем анда уйнарга теләгем булмады. Әгәр шул уен коралында уйнап йөрсәм, бәлки бүгенге көндә бу дәрәҗәләргә ирешмәгән дә булыр идем. Ул бүлектә ярты ел укыганнан соң, вокал бүлегенә күчтем.
– Илназ, син артист булып туган бала бит. Ни өчен училищедан соң татар теле һәм әдәбияты факультетына укырга кердең?
– Училищены тәмамлагач, Казан дәүләт педагогика университетына укырга кердем. Мин укыганда ул Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты булды. Укуны тәмамлаганда, КФУга әйләнде. Берьюлы өч университетны тәмамладым (көлә). Аспирантурада да укыдым әле. Ни өчен татар теле һәм әдәбияты факультеты дигәндә, музыка факультетына керергә 1 балл җитмәде. Анда кабул итү өчен фәлән кадәр акча да сораганнар иде, баш тарттым. Гомумән, урман хуҗалыгы һәм экология факультетында укырга хыялланган идем. Аның каравы, татфакта мин – баянда уйнаучы бердәнбер егет идем, кызлар арасында берүзем булдым. Училищеда да егетләрдән үзем генә идем.
– Студент елларын иң матур, рәхәт чор, диләр. Синең дә шулай булдымы?
– Әйе! Тулай торакта яшәп карамаган студентны студентка санамыйм да мин. Студентлар арасында оештырылган төрле бәйге-фестивальләрдә һәрчак катнаштым. Берьюлы берничә шешәгә су тутырып, тимер кашык белән сугып көй чыгарган идем. Шушы чыгышым һәм гармунда уйнаганым өчен иң оригиналь жанр номинациясендә бүләкләндем. Музфакта укучылар белән “Сәфәр” төркеме оештырып, төрле бәйрәмнәрдә җырладык, хәтта концертлар да куйдык. Өч егет җырладык, тагын өчесе – уен коралларында уйнады. Алып бару эшенә килгәндә, беренче тапкыр 1999 елда абыйның туен алып бардым. Аннары аппаратура алып мәҗлесләргә йөри башладык. Киемнәребез дә бертөрле иде әле.
Фото: https://photo.tatar-inform.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев