Җырчы Азат Абитов: «Ваһапов фестивалендә катнашкач кына, бөтен тормышым үзгәрде»
Танылган җырчы, Рәшит Ваһапов фестивале лауреаты Азат Абитов белән әңгәмә.
- Азат, балачактан җырга-моңга якын гаиләдә үскәнсең. Ни өчен мәдәният институтына укырга кермәдең?
- Әти дә, әни дә мәдәният өлкәсендә эшләгәч, алар артист тормышының авырлыклары турында бик яхшы белә. “Киләчәк тормышыңда терәк булырдай һөнәр ал. Аннан соң нәрсә телисең, шуны эшләрсең”, - диделәр. Әти-әнинең сүзләренә колак салырга булдым. Мин, гомумән, артист булырмын дип уйламадым да. Ваһапов фестивалендә катнашкач кына, бөтен тормышым үзгәрде. Балачактан спорт белән шөгыльләнгәч, күбрәк футболчы булу турында хыялландым. 9нчы сыйныфны тәмамлагач, Олимпия резервы мәктәбенә укырга керергә була иде. Беренче белемем буенча мин – социаль хезмәткәр, аннан инде Винера Ганиева вокаль мәктәбен уздым.
- Сине социаль хезмәткәр итеп күз алдына да китерә алмыйм. Уку йортын ничек сайладың соң?
- Укырга кергәндә, зур планнар корып килмәгән идем. Әти-әниләр белән Мәгариф министрлыгына килеп, уку йортлары турында белештек тә, чыгып киткәндә: “Кайсы уку йорты иң якыны?” - дип сорадык. Троллейбус белән 3 тукталыш барсагыз, КХТИ була, диделәр. Вакытыбыз да күп калмаган иде. Менә шулай КХТИга укырга кердем. Институтны тәмамлагач та, планнарым булмагач, авылга кайтып киттем. Шыгырдан – зур авыл ул, анда эш җитәрлек. Ваһапов фестивалендә катнашмаган булсам, бәлки тормыш башка төрле булыр иде.
- Гөлсирингә бер караштан гашыйк булмагансың дип беләм. Кайчан дуслыгыгыз мәхәббәткә әйләнде соң?
- Без бик озак дуслар булып йөрдек. Гөлсирин миңа кызлар, мин аңа егетләр димләдем. Әмма бер-беребезгә тәкъдим иткән кешеләр белән очрашып та тормадык. Гөлсирингә: “Бу егет сиңа килешеп тора”, - дип әйтәм, ә ул: “Миңа ошамый”, - ди. Безнең холыкларыбыз охшаш булса да, “вкус”ларыбыз туры килми. Кайчан дуслыгыбыз мәхәббәткә әйләнгәнен әйтә дә, аңлата да алмыйм. Бер көнне төнлә йокы килмәгәч, социаль челтәрләргә кереп кемнең онлайн булуын карап алган идем. Шулай Гөлсирингә язарга булдым, төне буе сөйләштек. Гомумән, гастрольләрдә гел бергә йөрдек. Башкалар белән чагыштырганда күбрәк аралаша идек, бер-беребезне яхшырак аңлый идек. Күптән түгел генә Гөлсирин белән үткәннәрне барлап алдык әле. Мин игътибар күрсәтә башлагач та, “үпкәләтмәс өчен генә сөйләштем”, - ди. Хисләремне гамәлләрем аша күрсәтергә тырыштым, нәтиҗәсен үзегез дә күреп торасыз.
- Гаилә корганчы кызлар белән күп очраштыңмы?
- Фонд белән хезмәттәшлек итә башлаганда йөргән кызым бар иде. Без 2 елга якын очраштык. Ул кыз белән Гөлсирин дә таныш. Беренче җитди мөнәсәбәтләрем уңышсыз тәмамлангач, кызларга ышанмый башладым. “Җитди мөнәсәбәтләр кирәк түгел”, - дип тә уйладым. Дус егет белән клубларга да еш йөрдек. Бу халәтем 4-5 елга сузылды.
- Кызыгыз үсеп килә. Аның йөзен социаль челтәрләрдә күрсәтмисез. Ни өчен?
- Дөресен генә әйткәндә, бу Гөлсириннең теләге. Ул күз тиюдән бик курка, әлеге мәсьәләгә кагылышлы күңелендә ниндидер киртә бар. Уртак бала булгач, тормыш иптәшемнең теләген хөрмәт итәм. Гадәти тормышта без Сылуның йөзен каплап йөрмибез, шуңа күрә тамашачыларның да күргәне бар.
- Гөлсирингә тәкъдимне сәхнәдә ясадың. Бу адымга озак әзерләндеңме?
- Башта сәхнәдә тәкъдим ясасам шәп була бит дип уйладым. Аннан бу адымның җаваплылыгын тоеп алгач, икеләнә башладым. Әти, абый белән киңәшләшеп алырга булдым. “Авызыңны ачып йөрсәң, югалтасың”, - диделәр. Минемчә, тәкъдим ясау – ир-атның бурычыдыр. Бәлки, мин дә ялгышамдыр, чөнки алай әйтсәң, хатын-кыз көтеп утырырга гына тиеш кебек. Хәзер заман үзгәрде, ирләр дә, хатын-кызлар да бертөрле хокукларга ия. Ир-атлар да бу тигез хокукларга каршы килми кебек. Иң мөһиме – аңлашып яшәү. Безнең гаилә традицион кыйммәтләр буенча яши. Мин ничек әйтәм – шулай була, Гөлсирин бераз төзәтмәләр кертә.
- Бер тапшыруда: “Көн дә талашып торабыз”, - дип әйткән идегез. Хакмы?
- Һәр көнне нәрсәдер хәл итәргә кирәк, шуңа күрә әйткәләшеп алырга сәбәп табу кыен түгел инде. Икебез дә кызу кеше булгач, фикерләребез туры килмәгән мизгелләр дә була. Кызганыч, элек Гөлсиринне үпкәләткәнем дә булды. Без икебез дә үзсүзле, кире. Кызыбыз Сылу да шундый. Һәр гаиләдә конфликтлар була, бу гадәти күренеш. Хәзер инде без бер-беребезне бер караштан аңлыйбыз кебек. Сылу тугач, мин дә үзгәрдем. Яшәүнең дә, эшләүнең дә чын мәгънәсенә төшендем кебек. Холкым да йомшарды, Гөлсирингә әйткән сүзләремә дә игътибарлырак була башладым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев