Лениногорск районында юл һәлакәте: үлүчеләр бар (фото)
Лениногорск - Карабаш юлының 4нче километрында фура "УАЗ" белән бәрелешкән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәте хәбәр итә. Кичә, 13 гыйнварда, 20 сәгать 20 минутта Орел өлкәсе номерлары белән "МАН" каршы юлга чыгып, "УАЗ" машинасына килеп бәрелгән. Социаль челтәрләрдә Лениногорск районында ике кеше гомере өзелгән...
Лениногорск - Карабаш юлының 4нче километрында фура "УАЗ" белән бәрелешкән.
Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кичә, 13 гыйнварда, 20 сәгать 20 минутта Орел өлкәсе номерлары белән "МАН" каршы юлга чыгып, "УАЗ" машинасына килеп бәрелгән.


Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, "УАЗ" йөртүчесе һәм бер пассажиры һәлак булган, ике пассажиры төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган.
фото:https://vk.com/almet_dps
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев