Лениногорскида яшь инспекторлар юл иминлеге сагында (фото)
Юл хәрәкәте иминлеге атнасы кысаларында шәһәребезнең 10нчы мәктәп юл хәрәкәте яшь инспекторлары ЮХИДИ хезмәткәре Денис Проськин белән берлектә Крупская - Лермонтов урамнары киселешендә "эшләп" алдылар. Укучылар шоферларга, җәяүлеләргә юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында сөйләделәр, яшь җәяүлеләргә карата аеруча игътибарлы булырга чакырдылар, буклетлар, яктылыкны кире кайтара торган "смайлик"лар өләштеләр. Шәһәр...
Юл хәрәкәте иминлеге атнасы кысаларында шәһәребезнең 10нчы мәктәп юл хәрәкәте яшь инспекторлары ЮХИДИ хезмәткәре Денис Проськин белән берлектә Крупская - Лермонтов урамнары киселешендә "эшләп" алдылар.
Укучылар шоферларга, җәяүлеләргә юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында сөйләделәр, яшь җәяүлеләргә карата аеруча игътибарлы булырга чакырдылар, буклетлар, яктылыкны кире кайтара торган "смайлик"лар өләштеләр.
Шәһәр һәм районыбызда "Игътибар-балалар!" акциясе 10 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге профилактик чара балаларны юлда һәм транспортта трамвалар алудан саклау максатыннан оештырыла.
Зилә Мөдәрисова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев