Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Гомерлек кайгыга салган көн... Өч яшьлек бала һәлак. Юлларда бик игътибарлы булыгыз, якыннарыгызны саклагыз.

Ике җиңел автомобиль һәм автовоз бәрелешкәннәр. 15 декабрь көнне 19 сәгать 30 минутта "Алабуга - Пермь" автотрассасының Удмуртиянең Малопургин районына кергән өлешендә Тойота WISH автомобилен йөртүче идарәне югалта һәм каршы як полосага чыга. Нәтиҗәдә ул "Скания" йөк автомобиле белән бәрелешә. Һәлакәт моның белән генә тукталмый - йөк машинасы да, үз...

Ике җиңел автомобиль һәм автовоз бәрелешкәннәр.

15 декабрь көнне 19 сәгать 30 минутта "Алабуга - Пермь" автотрассасының Удмуртиянең Малопургин районына кергән өлешендә Тойота WISH автомобилен йөртүче идарәне югалта һәм каршы як полосага чыга. Нәтиҗәдә ул "Скания" йөк автомобиле белән бәрелешә. Һәлакәт моның белән генә тукталмый - йөк машинасы да, үз чиратында, каршы як полосага чыга һәм "Рено Сандеро" автомобилен бәрә, дип яза "Вести Камаза".

Юл йөрү фаҗигале тәмамлана - "Рено" автомобилендә автокреслода утырган 3 яшьлек кыз бала һәлак була. Башка пассажирларга һәм машина йөртүчеләргә әлләни зыян килми.

http://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев