Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Скутер, квадроцикл бала «уенчыгы» түгел

Скутер, квадроцикл, питбайк белән идарә итүче үсмерләр саны елдан-ел арта? Моңа каршы ничек көрәшергә?

Күптән түгел Лаеш районы Сокуры авылындагы коточкыч һәлакәт урыныннан фотоларга күз салгач ук, күздә яшьләр пәйда була. Без бу хакта язган идек.

12 июль көнне көндез биредә квадроциклга утырган бер баланың гомере өзелде. Фотолардан күренгәнчә, ике бала юлда ята. Читтәрәк, юл кырыенда - сары төстәге квадроцикл. Башлангыч мәгълүматларга караганда, квадроциклдагы ике бала төп юлга чыкканда чит ил машинасына килеп бәрелгән. 9 яшьлек малай һәлак булган, икенчесе нык җәрәхәтләнгән хәлдә хастаханәгә озатылган. Әле ике көн элек кенә әти-әнисе гомере өзелгән малайга менә шундый бүләк алган булган. Кемдер күрәчәк дияр, кайсылары әти-әнинең ваемсылыгына сылтар бу фаҗигане. Ике якта да хаклык бардыр…

Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Айрат Сәмигуллин сүзләренчә, күп кенә әти-әниләр балаларына питбайклар, мотоцикллар һәм скутерлар сатып алып бирә, аларның нинди аяныч хәлләргә китерергә мөмкин булуын аңламый.

«Мотоцикллар һәм питбайклар уенчык түгел, аларны балаларга сатып алмагыз!» – ди ул.
Ул мототранспорт белән идарә итү кагыйдәләрен искә төшерә:
• мопед (скутер) белән М категорияле йөртү таныклыгы булганда 16 яшьтән башлап идарә итәргә мөмкин (двигатель күләме 50 см3 дан артмый);
• эчке двигателенең күләме 125 см3 дан кимрәк булган җиңел мотоцикл белән А1 категорияле йөртү таныклыгы булганда 16 яшьтән идарә итәргә мөмкин;
• эчке двигателенең күләме 125 см3 артык булган мотоцикл белән А категорияле йөртү таныклыгы булганда 18 яшьтән идарә итәргә рөхсәт ителә.

Квадроцикл белән идарә итү өчен, А1 категорияле тракторчы-машинист йөртү таныклыгы кирәк. Мондый транспорт белән гомуми файдаланудагы юлларда йөрергә ярамый.

Айрат Сәмигуллин шулай ук велосипедчылар өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен дә искә төшерде.

«Игътибарлы һәм уяу булыгыз. Әти-әниләргә мөрәҗәгать итәм: юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кабатлап торыгыз. Балаларга юлдан ничек итеп дөрес чыгарга икәнен аңлатыгыз. Балалар машиналарның туктавын күргәннән соң гына юл аркылы чыгарга мөмкин булуын белсеннәр. Һәм балаларның киемнәренә яктылык кайтаручы элементлар өстәргә онытмагыз», – диде ул.

"Ш.К."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев